Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КОТЛЫ БУЛСЫН КЫЗЫЛ ТУЕГЫЗ!

Җәй-туйлар чоры. Бер-берсен яраткан яшьләр туйларны нәкъ менә чәчәкле, җиләк-җимешле, рәхәт җәй көнендә уздырырга тырыша.

Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева июль аенда 16 пар язылышуы турында хәбәр итте.

Актаныш яшьләре- Рәмис һәм Алия Вәкиловлар 30 июльдә никахларын рәсмиләштерде. Яшьләр өчен барлык мөһим мизгелләр искиткеч һәм матур үтте: әти-әниләре, туганнары, дуслары каршында дәүләт тарафыннан билгеләнгән олы документ – никахлашу турында таныклыкка ия булдылар, мәхәббәт сафлыгы билгесе итеп, балдаклар белән алыштылар.

Реклама

Рәмис Рәмис белән Алияне без дә гаилә корган көннәре белән котлыйбыз!

Ел башыннан район ЗАГС бүлегендә 67 парның язылышу тантанасы булган. Август аенда да дистәләгән туй көтелә, бүлеккә гаилә корырга теләүчеләрдән 13 гариза кабул ителгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X