Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Котлы булсын гомер бәйрәмең!

Якты күңелле, олы йөрәкле, кадерле әниебез - Карт авылы кызы, Актанышта гомер итүче Динә Сәгыйть кызы Латыйповага 65 яшь тулды. Әмма әнигә һич кенә дә үз яшен бирмәссең - бал корты кебек һаман шөгыль, эш табып, туктаусыз хәрәкәттә ул. Әтиебезне хөрмәтләп тәрбия итә, яраткан ике оныгын җаныннан артык күреп иркәли,...

Якты күңелле, олы йөрәкле, кадерле әниебез - Карт авылы кызы, Актанышта гомер итүче Динә Сәгыйть кызы Латыйповага 65 яшь тулды.
Әмма әнигә һич кенә дә үз яшен бирмәссең - бал корты кебек һаман шөгыль, эш табып, туктаусыз хәрәкәттә ул. Әтиебезне хөрмәтләп тәрбия итә, яраткан ике оныгын җаныннан артык күреп иркәли, карый, тәмле ризыклары белән дә, үтемле сүз-киңәшләре белән дә күңелләренә юл саба.
Ветераннар оешмасының иң актив кешеләреннән берседер, мөгаен: бәйләм түгәрәгенә дә җитешә, "Гәрәбә" клубы белән җыр-моң дулкыннарында тибрәлә, иҗат итә. Гомер буе үзәк хастаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшләп, саулык-сәламәтлекнең ничек кадерле икәнен бәгыренә сеңдергән кеше буларак, бик теләп скандинав йөреше дәресләренә йөри. Бер сүз белән әйткәндә, көненең һәр сәгате минутлап бүленгән аның.
Әле тагын бик күп еллар шулай дәрт-дәрманың ташып торсын, әни! Без сиңа ныклы саулык, күңел тынычлыгы, әтиебез белән тигез озын гомер, бәрәкәтле, мул тормышлар теләп калабыз. Без сине, әни, бик тә яратабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев