Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Котлыйбыз!

Иске Кормаш авылында яшәүче кадерле әтиебез РӘСИМ ЗАРИФ улы ХУҖИНга 16 декабрьдә 80 яшь тулды. Әтиебез, сине олуг юбилеең белән котлыйбыз. Меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Безне аякка бастыру, олы юлга чыгару өчен, әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт. Без барыбыз да үз юлыбызны...

Иске Кормаш авылында яшәүче кадерле әтиебез РӘСИМ ЗАРИФ улы ХУҖИНга 16 декабрьдә 80 яшь тулды.
Әтиебез, сине олуг юбилеең белән котлыйбыз. Меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Безне аякка бастыру, олы юлга чыгару өчен, әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт. Без барыбыз да үз юлыбызны таптык. Сезнең йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышып яшибез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек үрнәге күрсәтеп яшисең.
Алдагы гомердә дә сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән, бәхетле көннәрдә яшәргә язсын. Өебез һәрвакыт якты, ямьле, ризыклы булсын. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев