Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Котлыйбыз

Актаныш телевидениесе операторы Марат Нәкыйп улы Сәррахов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз телевизор караучы тамашачыларның күп төрле сорауларына җавап табуда булыша. Намуслы хезмәтегез һәм төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы мәсьәләләрне яктыртуда актив катнашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Телевизор караучыларның...

Актаныш телевидениесе операторы Марат Нәкыйп улы Сәррахов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз телевизор караучы тамашачыларның күп төрле сорауларына җавап табуда булыша. Намуслы хезмәтегез һәм төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы мәсьәләләрне яктыртуда актив катнашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Телевизор караучыларның игътибарын тагын да җәлеп итәрлек кызыклы тапшырулар әзерләүдә Сезгә яңадан-яңа уңышлар, сәламәтлек телим", - диелә министр И.Ә.Фәйзуллин имзалаган тәбрикнамәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев