Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КОТЛЫЙБЫЗ: Бүген- Шоферлар көне!

Олы хөрмәткә лаеклы кадерле шоферларыбыз! Сезне ихлас күңелдән шоферлар көне белән тәбрик итәбез, һәрбарчагызга сәламәтлек, исәнлек, имин юллар, гаиләләрегезгә тигезлек, бәрәкәт телибез. Кайсыгызны гына алма, һәрберегез дә таң белән бергә эшкә кузгаласыз, хезмәтегезгә җаваплы карыйсыз, транспортыгызның төзеклегенә игътибар бирәсез, шуңа да һәрбер рейсыгыз кичектергесез, үз вакытында тормышка аша. Фидакарь, тырыш булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, күркәм сабырлыклар, хезмәтегездән тәм, тормышыгыздан ямь табып, муллыкта, исәнлектә -саулыкта, гаилә иминлеге белән яшәвегезне телибез. Профессиональ шоферлардан тыш, машина йөртүче ир-егетләрне, хатын-кызларны, яшьләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз! Барыр юлларыгыз иркен, җаннарыгыз тыныч, күңелләрегез шат булсын! Бәйрәм белән сезне!

Шоферлар көненә

Октябрьнең соңгы якшәмбесе,
Җылы әле һаман урамда.
Кемдер өйдә генә бәйрәм итә,
Кемдер чыга ерак юлларга.

Шофер көне белән тәбрик итәм, 
Сез дусларга телим исәнлек.
Машинагыз йөрсен ватылмыйча,
Булсын чыккач, кайтып җитәрлек.

Төрле хәлләр була юл йөргәндә,
Хәвеф-хәтәр сезгә тимәсен.
Ялгыш кына тизлек артса әгәр,
Радар- фәлән сезне күрмәсен.

Тик бер кагыйдә бар: хәмер эчсәң,
Син утырма рулең артына.
Үз башыңа олы бәла алма,
Чит кешене салма кайгыга.

Исән-имин, бәла-казаларсыз,
Язсын дуслар безгә йөрергә.
Бигрәк кыен, кайчан кайтыр диеп,
Безне өйдә көткән кешегә.

Без йөрисе юллар якты булсын,
Сузылсын ул әллә кайларга.
Фәрештәләр "Амин"- диеп торсын,
Без чыкканда ерак юлларга.

Рәзиф Дәүләт Бикбаулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев