Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КОТОЧКЫЧ ХӘЛ: бер шәһәр халкы кадәрле кеше юлларда һәлак булган

Татарстанда узган ел юл һәлакәтендә 492 кешенең гомере өзелгән иде. Ярославльдә 14 мартта үткәрелгән Юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт советы президиумы утырышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата административ чараларны кырысландыру тәкъдиме хупланды. "Тәртипле йөр!"-дип, үгет-нәсихәт әйтеп калудан мәгънә аз. Россиядә ел саен уртача 35 мең кеше юл һәлакәтләре корбанына әверелә....

Татарстанда узган ел юл һәлакәтендә 492 кешенең гомере өзелгән иде.
Ярославльдә 14 мартта үткәрелгән Юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт советы президиумы утырышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата административ чараларны кырысландыру тәкъдиме хупланды. "Тәртипле йөр!"-дип, үгет-нәсихәт әйтеп калудан мәгънә аз. Россиядә ел саен уртача 35 мең кеше юл һәлакәтләре корбанына әверелә.
- Ун ел эчендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 350 мең кеше үлгән. Бу шактый зур шәһәр халкы кадәр. Коточкыч, мәгънәсез үлемнәр,- дип, борчылып әйтте Ярославльдәге утырышта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин.
Илебезнең күп кенә шәһәрләрендә хәзер бер мең кешегә уртача 300 автомобиль туры килә. Президент, автомобильләшү - юл аварияләре һәм үлүчеләр саны артуга сәбәпче булырга тиеш түгел, дип искәртте.
- Автомобильчеләр саксыз идарә итәләр, юлда башкаларга хөрмәт күрсәтмиләр. Бер-береңә дустанә мөнәсәбәттә булу, белемле булу зарур. Автомобильчеләрдә идарә итү культурасы тәрбияләргә кирәк. Тәрбия-озак вакытлы мәсьәлә, шунлыктан ул кагыйдәләрне бозган өчен җәза белән беррәттән алып барылырга тиеш, - диде Владимир Путин.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штраф акчалары федераль үзәккә күчереп барыла иде. Ярославльдәге утырышта Россиянең Транспорт министрлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штраф акчаларын төбәкләрнең юл фондларында калдыру тәкъдиме кертте. Шунысы әйбәт, Россия Президенты бу фикерне хуплады. Россия Дәүләт Думасының әлеге гамәлләрне җайга салучы законнар кабул иткәнен генә көтәргә калды хәзер. Штраф акчалары төбәкләрнең юл фондларында калса, юлларны төзекләндерү мөмкинлекләре сизелерлек яхшырачак.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте мәгълүматларына караганда, узган ел республикада 1723 авариядә 213 кешенең үлеменә урам һәм магистраль юлларның начарлыгы сәбәпче булды.
Чыганак: http://shahrikazan.com/en/2015-01-22-08-30-56/2015-01-22-08-34-55/item/14450-kotochkyich-hәl-rossiyadә-350-meң-keshelek-ber-shәһәr-halkyi-kadәrle-keshe-yullarda-һәlak-bulgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев