“КОТСЫЗЛЫК ҺӘЙКӘЛЛӘРЕ”: Яңа Әлем җирлегендә ташландык йортлар проблемасы уңай чишелеш тапкан
Кайбер йортлар балаларга, туган-тумачага мирас булып күчсә дә, мирасчылар варислык хокукына керергә ашыкмаган. Нәтиҗәдә, ул йортларның тәрәзәләрендә утлар сүнгән, алар җиргә чүгеп, кирәксезгә әверелгән.
Актаныш районында чүплекләрне масштаблы бетерү башланганда, Яңа Әлем җирлеге бу юнәлештә беренчеләрдән булып хәрәкәт итеп, күпләргә тәүге үрнәкне күрсәтте. Беренче карашка мөмкин булмаган эшне башкарып чыккан иде әлемлеләр.
Авыл җирлекләрен хуҗасыз, иске, ярымҗимерек йортлардан арындыруда да бүген район Яңа Әлем тәҗрибәсенә таяна дисәк тә, ялгыш булмас. Татар авылларның котын алып, йөзен ямьсезләп торган бу йортлар, билгеле, кайчандыр хуҗалы булган. Әмма еллар дәвамында кемдер вафат булу, күчеп китү сәбәпле, алар ташландык хәлгә килгән. Кайбер йортлар балаларга, туган-тумачага мирас булып күчсә дә, мирасчылар варислык хокукына керергә ашыкмаган. Нәтиҗәдә, ул йортларның тәрәзәләрендә утлар сүнгән, алар җиргә чүгеп, кирәксезгә әверелгән. Җирлек халкы өчен мондый йортлар реаль куркыныч тудыра: ихаталырында янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта, өстәвенә, кура басып бетергән бакчалар кыргый этләр, төлкерәр үрчер өчен җирлек булып тора.
Бүген Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова бу бәладән котылу өчен шактый киң эшчәнлек җәелдергән. Иң авыры – ул йортларны сүтәр өчен законлы юллар булдыру мәҗбүри шарт булып тора. Хуҗалары авылга кайтып-күренми дигән сәбәп белән генә кемнеңдер нигезен юкка чыгару хокукы бирелмәгән авыл башлыкларына. Ә хакыйкәтьне ачыклау, нәсел җебенең очына чыгу өчен шактый вакыт сарыф ителә.
- Без бер генә йортка да үз белдегебез белән барып тотынмыйбыз. Беренче чиратта, йорт хуҗаларын эзләп табабыз. Башта аларга хатлар юллыйбыз, проблеманы аңлатабыз. Җирлекне мондый “сакаллы” йортлардан арындыру юнәленшендә төрле ысуллар кулланабыз. Еракта яшәүче хуҗаларга аларга кирәксез йортны сатуда да ярдәм итәргә әзер без. Актанышка якын җирлек буларак, Яңа Әлемдә милек сатып алучылар шактый. Ихатаны тәртипкә китереп, тирә-ягын чистарту, чабып кую шушы максатны күздә тотып башкарыла. Чистартылган, яңа йорт торгызыр өчен әзер булган милекне сату мөмкинлеге дә күбрәк бит, - дип, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты Дилбәр Миркасыйм кызы.
Хуҗалар бөтенләй йорттан баш тартырга уйласа инде, алар авыл җирлеге файдасына гариза яза. Бу очракта барлык кәгазь эшләре башкарылганнан соң, йорт авыл җирлегенеке булып санала. Аны сүтү, ихатаны сату авыл җирлеге карамагына бирелә.
Бүгенге көндә, нигездә, Яңа Әлемдә буш, хуҗасыз йортларны сүтеп, ихаталарыннан арындырып ук кую, ягъни ул урынны авыл урамының бер өлеше итеп калдыру практикасы кулланыла. Моның, билгеле, үз сәбәпләре бар: халык хуҗалары булып та, йортларын карамаучыларның ихатасын үзара салым акчасына тотуга каршы. Аларны да аңлап була: кемдер кайдадыр рәхәтләнеп яшәп ятканда, ни өчен авыл кешесе аның яраксыз хәлгә килгән дөньясын карарга тиеш ди әле? Шуңа күрә дә җирлекләрдә бу мәсьәлә төрлечә хәл ителә.
Әмма Дилбәр Әнвәрованы борчыган проблемалар һаман кала бирә. Шуларның иң актуале – 2013 елга кадәр ана капиталына алынган йортлар. Ул вакытта ана капиталына йорт алу өчен махсус таләпләр булмау очсыз гына бәягә ярымҗимерек йортлар сатып алу модасын керткән. Иң мөһиме - йорт бар, ә аның яшәргә яраксыз булу-булмавы капитал хуҗаларын борчымаган. Менә шул йортлар бүген авылларда “котсызлык Һәйкәлләре” булып утыра да инде – аларга тияргә ярамый, чөнки бу йортта бала өлеше бар. “Беркайчан да чишелеш тапмаячак проблема инде бу”, - дип искәртте авыл башлыгы.
Шулай да җирлектә ташландык йортлар белән көрәш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Яңа Әлемдә хуҗасыз милекләрне сату бәрабәренә булса да, авылны яңартып булачак дип ышана Дилбәр Әнвәрова. Ә менә Актаныштан шактый ерак урнашкан Иске Әлемдә ташландык йортлар проблемасы әлегә кабыргасы белән тора – биредән ихата алырга теләүчеләр юк дәрәҗәсендә....
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев