Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кояш гомере телибез, әниебез, сиңа!

Күптән инде чәчләргә чал төшкән, гомер елгасының яртысыннан артыгы үтелгән. Яши-яши тупланган тормыш тәҗрибәсен балаларга, оныкларга өйрәтер яшьтә, лаеклы ялдагы өлкәннәр без. Шулай да, тугызынчы дистәсен түгәрәкләүче әниебезнең исән-сау булуына мең кат шөкер итеп, әле һаман да ниндидер эшкә тотыныр алдыннан аның белән фикерләшә-киңәшләшәбез. Балачактан - 5-6 яшьтән үк хуҗалыкта...

Күптән инде чәчләргә чал төшкән, гомер елгасының яртысыннан артыгы үтелгән. Яши-яши тупланган тормыш тәҗрибәсен балаларга, оныкларга өйрәтер яшьтә, лаеклы ялдагы өлкәннәр без. Шулай да, тугызынчы дистәсен түгәрәкләүче әниебезнең исән-сау булуына мең кат шөкер итеп, әле һаман да ниндидер эшкә тотыныр алдыннан аның белән фикерләшә-киңәшләшәбез.
Балачактан - 5-6 яшьтән үк хуҗалыкта чалгы тотарга да, балта-чүкеч эшенә дә, хәтта мотоцикл ремонтларга, ике тактлы двигателенең зажиганиесен көйләргә дә безне әни өйрәтте. Белмәгән эше юк аның - үзе дә кечкенәдән җигелеп тормыш арбасын тарткан, сабыйлыктан хезмәт тәмен белеп үскән.
Әниебез Нәсибә - Иске Җияш авылы кызы, Миңнесәйдә әби һәм Таҗетдин бабай Сибгатуллиннарның алты балалары арасында өченчесе. Олы туганнары Гөлсайра инде бакыйлыкта; Мөнәздәһә, Сәлиха, Җәмилә, Тимершәех исә исән-саулар, аралашып гомер итәләр.
12 яшеннән урак уру, борчак чабуга йөри башлый әни. Фермада сарыклар, бозаулар карый. Теләкәйгә йөреп, 7 сыйныф белем алырга да булдыра. Заманына күрә, бу белем тормыш алып барыр, һөнәрле булып, эшләр өчен бик яхшы саналган. 21 яшендә Актаныштагы МТСта курслар тәмамлап, тракторчы һөнәрен үзләштерә - тимер ат җигәргә алына. Шул елны биш тракторчы кызны Илчебай авылына эшкә җибәрәләр, алар арасында әни дә була. Вакытлыча эшкә килгән җиреннән монда гомерлеккә төпләнеп кала: Илчебай егете - әтиебез Даим Сәлахов белән алар гаилә коралар.
Өйләнешкәч тә, әни тимер атыннан тиз генә төшми әле: өченче балалары туганчы - 1956 елга кадәр тракторда үзе эшли, әтине сабанчы итеп ала. Аннан инде рульне әтигә тапшыра, үзе фермада тавык, үрдәк карый, басуда эшләүчеләргә, болында печән әзерләүчеләргә ашарга пешерә, өстәп, чөгендер, бәрәңге басуында чүп утау, сирәкләү, алу кебек эшләрнең берсеннән дә читтә калмый. Шул арада бер-бер артлы алты балага гомер бирергә дә өлгерә. Шуның өчен Ана даны медале белән бүләкләнә. Кыз-улларының бишесен бәби тудыру йортына барып тормый гына, өйдә таба. Балаларының кендек әбиләре булган Мәрьям, Кәримә, Мәгъмүрә, Әсма әбиләрне, Хәлимә тутайны бик еш кадерләп искә ала, алар рухына дога кылып яши.
Әни - бик тәвәккәл, тиз уйлап, тиз эшли торган кеше. Әти тракторга күчкәч, кыр эшләре вакытында басудан кайтып керә алмый иде. Балалар, бар хуҗалык, маллар, бакча - барысы да әни өстендә. 1970 елның май аенда электр саксызлыгы нәтиҗәсендә өебезгә төн уртасында ут кабып, ул тулысынча янып бетте. Әни яшь ярымлык төпчеген кулына күтәреп, башкаларыбызны йокыдан уятып, җыеп, итәгенә ябыштырып, өскә одеял бөркәнеп, дөрләп янган өй эченнән алып чыгып, тормышыбызны саклап кала алды. Бу вакытта әти басуда төнге сменада язгы чәчү эшендә иде. Үзебез исән-сау, тик өйдән бернәрсә дә алып чыгып булмады - эчке күлмәкләрдән калдык. Ярый әле май ае, көннәр җылыта башлаган вакыт. Башта туганнар, күрше-тирәләргә бүленешеп яшәдек. Аннан шул елны авылдашлар, туган-тумача, колхоз ярдәме белән яңа баштан өй җиткереп керә алдык.
Аң-белемгә, техникага мәхәббәтне бездә нәкъ менә әни тәрбияләде. Алты баласын да Нефтекама, Минзәлә, Чаллы, Казан шәһәрләрендә укытып, хәтта икешәр һөнәр алдырды: беребез электрик һәм шофер, икенчебез механизатор һәм агроном, өченчебез укытучы һәм юрист, кызлар исә икътисадчы, фельдшер булдылар.
Кеше әйберенә тимәскә, үзеңнекен саклап тотарга, намуслы, гадел булырга, алдашмаска, сер саклый белергә, туган җирне яратырга, белмәгән эшкә тотынмаска, тотынган эшеңне җиренә җиткереп башкарырга - һәммәсе әни дәресләре. Кәҗәләнеп-киреләнеп торсак, әтиегезгә әйтәм, дип куркыта иде. "Әтиегезгә әйтәм" дигән сүз безнең өчен иң куркыныч җәза кебек. Югыйсә, әти авылда иң юаш, иң карусыз, мөлаем, ачык кеше иде. Беркем белән дә конфликтка кергәне булмады, без - балаларына да каты бәрелмәде. Әтиебез инде гүр иясе. Әни аны үзенең догаларыннан калдырмый, әти турында күңелле дә, кызык та, кайчак ямансу да истәлекләрен барлап, безгә, 19 оныгы, 13 оныкчыгына сөйли.
Әниебез - хезмәт һәм тыл ветераны, Җиңүнең 50, 60, 65, 70 еллыгы медальләре иясе. 90 яшен тутырганда да биш вакыт намазын калдырмый, яшәүдән туймыйча, һәр көнгә шөкер итеп, бүгенге тормышка сөенеп, хәзер кызлары тәрбиясендә яши ул. Кадерле әниебезгә Аллаһ тән саулыгы, күңел тынычлыгы бирсен. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа, әни!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев