Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кояшлы булсын балачак

1 июнь - җәйнең көтеп алынган беренче көне һәм балачакның кояшлы бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне. Матур балачак бәйрәме "Яшьлек" мәдәни үзәге каршындагы мәйданда "Һәрвакыт булсын кояш" исеме астында үтте. Бәйрәмне ачу өчен сүз алган башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова әлеге бәйрәмгә килгән балаларны котлап,...

1 июнь - җәйнең көтеп алынган беренче көне һәм балачакның кояшлы бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне.
Матур балачак бәйрәме "Яшьлек" мәдәни үзәге каршындагы мәйданда "Һәрвакыт булсын кояш" исеме астында үтте. Бәйрәмне ачу өчен сүз алган башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова әлеге бәйрәмгә килгән балаларны котлап, аларга уңышлар теләде. Театральләштерелгән тамаша балаларга төрле уеннарда, конкурсларда, мастер-классларда катнашу мөмкинлеге тудырды. Актаныш үзәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр матур концерт номерлары тәкъдим иттеләр.
Игелек үзәге 2015 ел башында "Без бергә" социаль проекты белән катнашып, грант откан иде. Әлеге проектны реализацияләү максатында, сәламәтлеккә туймаган балаларны реабилитацияләү өчен, авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды тарафыннан акча бүлеп бирелде. "Һәрвакыт булсын кояш" гаилә бәйрәме дә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сау-сәламәт чордашлары белән аралашуын тәэмин итү бурычын куйды. Бәйрәмдә катнашкан балаларга йомшак уенчыклар, спорт җиһазлары, фонд символикасы төшерелгән бейсболкалар, кружкалар бирелде. "Без бергә" проекты балаларга һәм аларның әти-әниләренә онытылмас мизгелләр бүләк итте, алга таба да бергә эшләргә чакырды.
Алда көтеп алынган җәйге каникуллар. Балалар каникуллар вакытында һәркайсы кызыклы шөгыль табар, файдалы итеп ял итәр, укуда һәм иҗатта яңа казанышларга ирешү өчен көч туплар дигән өметтә калабыз. Һәр гаиләнең үз кояшы - балалары сау-сәламәт булсын, аларга һәрвакыт бәхет юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев