Актаныш

"Кояшлы булсын балачак!"

Балачак - кеше тормышының иң бәхетле һәм мәшәкатьсез гүзәл бер мизгеледер. Ул һәркемненң күңелендә якты, матур булып сакланырга тиеш. Әлеге максатлардан без өлкәннәр, үз чиратыбызда үсеп килүче буынның, үзебезнең алмашның бәхетле, сәламәт булуын тәэмин итәргә бурычлыбыз. 1 июнь - җәйнең көтеп алган беренче көне һәм балачакның кояшлы бәйрәме - Халыкара...

Балачак - кеше тормышының иң бәхетле һәм мәшәкатьсез гүзәл бер мизгеледер. Ул һәркемненң күңелендә якты, матур булып сакланырга тиеш. Әлеге максатлардан без өлкәннәр, үз чиратыбызда үсеп килүче буынның, үзебезнең алмашның бәхетле, сәламәт булуын тәэмин итәргә бурычлыбыз. 1 июнь - җәйнең көтеп алган беренче көне һәм балачакның кояшлы бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне. Халыкара бәйрәмнең тарихына күз салсак, ул 1949 елның ноябрь аенда Парижда үткән Хатын-кызларның халыкара демократик федерациясе конгрессы карары нигезендэ башкарыла, һәм иң беренче тапкыр 1950 нче елда билгеләп үтелә.
Матур балачак бәйрәме 1 июнь көнне район үзәге Актанышта "Яшьлек" милли мәдәни үзәге каршындагы мәйданда "Һәрвакыт булсын кояш" исеме астында үтте. Бәйрәмне ачу өчен сүз алган Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова әлеге матур бәйрәм чарасына килгән балаларны котлап аларга уңышлар теләде. Театральләштерелгән тамаша балаларга төрле уеннарда, конкурсларда, мастер классларда катнашу мөмкинлеге тудырды. Актаныш үзәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр үзләренең матур концерт номерларын тәкъдим иттеләр.
"Игелек үзәге" 2015 ел башында "Без бергә" социаль проекты белән катнашып грант откан иде. Әлеге проектны реализацияләү максатында сәламәтлеккә туймаган балаларны реабилитацияләү өчен авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды тарафыннан акча бүлеп бирелде. "Һәрвакыт булсын кояш" гаилә бәйрәме дә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сау-сәламәт чордашлары белән аралашуын тәэмин итү бурычын куйды. Бәйрәмдә катнашкан балаларга йомшак уенчыклар, спорт җиһазлары, Фонд символикасы төшерелгән бейсболкалар, кружкалар бирелде. "Без бергә" проекты балаларга һэм аларның әти - әниләренә онытылмас мизгеллэр бүләк итте, алга таба да бергә эшләргә чакырды.
Алда көтеп алынган җәйге озын каникуллар. Балалар каникул вакытында һәркайсы үзенә кызыклы шөгыль табар, файдалы итеп ял итәр, укуда һәм иҗатта яңа казанышларга ирешү өчен көч туплар дигән өметтә калабыз. Һәр гаиләнең үз кояшы - балалары сау-сэламәт булсын, аларга һәрвакыт бәхет юлдаш булсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: