Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КӨЗЛӘРДӘ ДӘ ЯЗЛАР КАБАТЛАНА: Акушер-гинеколог Рөстәм Закирҗанов: "Өлкәнәеп бәби алып кайту хатын-кызны яшәртә"

Баксаң, Актаныш районында 45, 46 яшьтә бала табучыларлар бар икән.

Соңгы вакытта гел игътибар итәм: 40 яшенә җитеп килгәндә я булмаса, шул яшь бусагасын үтеп барганда бәби алып кайтырга җыенучы әниләр күп икән бездә. Дусларым-танышларым арасында гына да әллә ничә шундый әни бар. Икенче гаилә корып, ире белән уртак бала үстерү, я булмаса, ана капиталы өчен тырышучылар түгел алар, бу тормышта үз урыннарын тапкан, профессиональ яктан бәйсез, хөрмәт казанган һәм гаиләләрендә инде ике, өч, хәтта дүрт балалары үскән, ана булу тәмен һәм бәхетен тулысыча татыган нәфис затлар. “40ың тулгач, бәби алып кайту куркыныч” дигән киң таралган фикерне юкка чыгарып, бәхетләреннән очып йөри, атлаган саен, шөкер, дип Аллаһка рәхмәт укый, дөрес эшләгәннәренә дә, үзләренең бәби табар һәм үстерер көчләренә дә ышанып, сөенеп яшиләр. Бу язмамда – дүрт бәхетле хатын, бәхетле ана хис-кичерешләре. Икесе инде бәбиләрен күкрәкләренә кысып сөяргә өлгерсә, икесе, бармак санап, шушы көнне көтәләр. Язмада аларның исемнәрен үзгәртеп бирдем, бәхетләренә ялгыш күз тимәсен...

Мәрьям: “Тулгак вакытында теләк телим“
Беренче бәбиебезне без бик озак көттек, ә икенчесен шундук алып кайттык. Ә монысы – өченчесенә иремне озак үгетләргә туры килде, минем өчен курыкты ул. Аны ризалатып, бәбигә узганчы 40 яшем тулып китте.
Ходай Тәгалә хатын-кызга бәби алып кайту вазифасын  биргән икән, теләгем бар икән, нигә әле тапмаска? Әбиләр 48 яшьтә дә тапкан бит әле. Медицина көчле, бала үстерү өчен бөтен шартлар бар – кием 
дисеңме, ашау дисеңме, нинди кирәк – шундый коляска алырга була. Шуңа, Аллаһы Тәгалә бала биргән икән, хатын-кыз аны күтәрергә, үзе дә, бәбие дә әйбәт кенә булса, үзе табарга тиеш дип уйлыйм. Мин, гомумән, абортка каршы. Ләкин, кияргә рәтле киеме, ашарга ризыгы, рәтле-юньле йорты булмаган килеш 5-6шар бала алып кайтучыларны да хупламыйм. Кемдер – малай, кемдер кыз дигәнче алып кайта, кемгәдер – җир, кемгәдер соципотеканы ябып куяр өчен ана капиталы кирәк, андыйны аңлап бетерә алмыйм инде мин. 
Беренче-икенче баламны үзем карап үстерә алмадым, яшь тә ике айда икесен дә бакчага бирдем, үзем гел эштә булдым. Шуңа монысын тәмләп үстерәсем килә. Мин инде дүрт ягымда дүрт егет басып торыр дип өметләнәм – ирем һәм өч улым. Әнием шикелле, улларым-киленнәрем килүгә мунчалар ягып, кат-кат пироглар пешереп, ашлар салып, оныклар карашып, сөенеп яшәргә насыйп булсын иде, дип гел теләкләр телим. 
Бәби көтүемне белгәч, әти-әнием дә, балалар да бик сөенде. УЗИга бардык. Малай икәнен белгәч, улларым: “Эх, әни, кыз булмаган, сиңа бер иптәш булыр иде“ диделәр. Ирем кыз дип өметләнгәндер инде, ул үзен, миннән гел малайлар гына туарга тиеш, дип тынычландырды. 
Табибым Рөстәм Хәләф улы, икенче улымны тапкач ук, башка тапмыйсың, куркыныч, дигән иде. “Балага уздым”, дип килүгә, “ай” да димәде, “вай” да димәде, исәпкә куйды, аның күзәтүе астында, әлегә бар да әйбәт, баламны үзем тудырам, дип торам. Ләкин шундый фикергә килдем: әгәр Ходай Тәгалә кушса, сау-сәламәт, икең дә тигез булсаң, иң әйбәте – 25-35 яшь арасында алып кайту кирәк икән. 
Тулгак вакытында теләгән теләк кабул була, дигән иде бер туганым. Мин ике улым белән тулгак тотканда да теләдем: бәбиләре булмаган танышларыма, исемнәрен атап, Аллаһтан бәби сорадым. Алып кайттылар бит! Икесе дә, ЭКО белән! Монысында тагын бер танышыма шуны ук теләячәкмен. Балага уза алмыйча, еллар буе тилмерү дигәнне үз башымнан кичердем. Бик авыр. Кеше арасына чыгасы килми башлый, бала елаган тавыш ишетсәң, үзең елыйсың. Шуңа әйтәм, бөтен хатын-кызга да насыйп булсын ул бала көтү, алып кайту  бәхете. Берне генә булса да. Ә инде 4-5 бала алып 
кайткан, тулы, мул тормышлы гаиләләргә бик сокланып карыйм.  

Фәридә: “Сизми дә калганмын“
Ике малайдан соң берәр кыз алып кайтсак, дип, биш ел элек ниятләгән идек, аналыктан тыш йөклелек (внематочная беременность) булып, барып чыкмады. Аннан берничә ел элек тә, бәби алып кайтасым килеп, тикшерелеп караган идем, Ходай насыйп иткәч, бу юлы узганымны сизми дә калганмын. Бәби көткәнне белгәч, беренче уй-фикер, табарга, дигән булды. Алдан планлаштырмасаң да, барыбер, диспансеризация үтеп, тикшерелеп, анализлар биреп торабыз бит инде. Үзем сәламәт, барысы да тәртиптә булгач, ниятләдек.
Ирем дә, балалар да сөенделәр. Малай икәнен әйткәч тә, ирем, ярар, дүртенчесе кыз булыр әле, диде. Аптырамый ул, ничәне алып кайтсаң да, сөенә генә. Олы улыбызга инде 15 яшь хәзер, икенчесенә 10 яшь. Минем апам да 42 яшендә бәби алып кайтты, хәзер ул бәләкәчкә яшь тә 8 ай. Сөеп туя алмыйбыз, безнеке дә шулай иркә, кадерле булыр дип өметләнәм. 
Баламны җиңел күтәрдем. Күңелдә, билгеле, курку дигән әйбер бар – сау-сәламәт бала туармы, 40тан соң патология белән туган балалар күп, дип язалар бит. Тикшерелеп тордым, 12 атнада Түбән Камада генетик чирләргә анализ тапшырдым һәм УЗИ үттем. 40 яшьтән зур әниләр риск төркеменә керә, шуңа 20-30 атнадагы скрининг тикшерүне Чаллыда перинаталь үзәктә үттем. Табиблар кушкан витаминнарны, өстәп, апам белән киңәшләшеп, ул тәкъдим иткәннәрне дә эчтем. 
Сау-сәламәтсең, үзең табасың, диләр инде, исән-сау гына җиңеп чыгарга язсын! 

Реклама

Зәлия: “Өебезгә кояш кердемени!“
Балаларым үскәч, иркәләнеп, тәмен белеп кенә тагын бер бәби алып кайту хыялым бик күптән бар иде. 43 яшемдә теләгемә ирештем – нәни улыбыз дөньяга килде. Бик җиңел күтәрдем, җиңел таптым – курыкмадым да, берәр начар хәл чыгар, дип уйламадым да, барысы да әйбәт буласына ышанып йөрдем. Нәниебезне дөньяга китерүдә булышкан шәфкать туташлары, табибларга зур рәхмәт! Улыбызны алып кайткан көннән өебезгә кояш кердемени – бөтенесе шуның тирәсендә бөтерелә, апа-абыйсы сөеп туймый, әтисе яныннан да китми, кайчагында аны сөяр өчен чират көтәм хәтта. Сөтем генә иртә бетте, 6 айга кадәр дә имезә алмадым. Әмма бәби алып кайтуыма бер генә тамчы да үкенгәнем юк. 

Алсу: “Бездә бик күңелле!“
Алсу әле җәй башында гына бишенче баласын дөньяга китерде. Иң олысына – 16 яшь, иң кечесенә, шулай итеп, 1,5 ай аларның. 
– Алсу, тагын бер бәби алып кайтырга дип ниятләгән идегезме, әллә авырга узганыңны сизми калгансыңмы?
– Ялгыш кына, сизми калып кына бала табып булмыйдыр инде ул. Авырга очраклы рәвештә узып була, ә менә уйламый-нитми бала тудыру – бу, кимендә, акылсызлык. Әлбәттә, бишенче сабыебыз – уйлап эшләнгән адым, теләп, көтеп алган бала. Бәбигә узганымны белгәч тә, бик сөендем! Шыпырт бәхетеңне белү хисе шулкадәр рәхәт – син бәләкәчне әлегә сизмисең, кагылып тотып карый алмыйсың, әмма ул инде бар! Безнең зур гаиләбездә һәр яңа нәнине сөенеп, шулкадәр нык шатланып каршы алалар. Балалар аның белән үзләренең уенчыклары, киемнәре, бердәнбер конфетлары белән бүлешергә әзер. 
– Яшь барган саен дигән курку булмадымы?
– Юк, курку түгел, бала өчен, аны сәламәт итеп тудыру өчен бик зур җаваплылык хисе бар иде. Бәби көтү чорым алдагыларыннан артык аерыла димәс идем. Дөресен генә әйткәндә,  ул һәр юлы үзенчә уза. Монысында күбрәк, ныграк арыганмындыр, мөгаен. Өйдәгеләр якларга-сакларга тырыштылар, бу – зур ярдәм. 
– Тапканда авыр булмадымы?
– Бала табу – ул һәр очракта да бик җитди эш. Мин үзебезнең табибларга һәм акушерларга тулысынча ышанам, аларның профессиональ осталыгы, кайгыртулары, ярдәм һәм игътибарлары көч өсти. Табиблар кирәк чакта витаминнар, кирәк вакытта дәвалау билгеләделәр. Бар да әйбәт узды. Улыбызның һөнәрләре көнләп арта:  гүелдәп ята башлады, өйдәгеләргә елмая, тирә-ягын күзәтә. Бер сүз белән әйткәндә, бездә бик күңелле! 

Табиб сүзе
Район үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлеген җитәкләүче табиб, акушер-гинеколог Рөстәм 
Закирҗанов, 40 яшьтән соң бәби алып кайтучы хатын-кызлар – сирәк күренеш түгел, аларга тыныч карыйбыз, ди. 
– Ләкин бу яшьтә бәбигә узуны алдан планлаштыру кирәк. Терапевтта хроник чирләреңне тикшертергә, табиб-генетикка мөрәҗәгать итәргә, гинекологка күренергә, УЗИ үтәргә кирәк. Ярты ел алдан туклануга игътибарны арттырырга, тәмәке-исерткеч куллануны туктатырга тиешләр, өч ай алдан витаминнар эчә башларга кушабыз.
– Әгәр хатын-кыз бәбине планлаштырмаган, әмма, балага узгач, аны алып кайтырга карар кылган икән?
– Ул очракта иң элек табибка исәпкә басарга, бәби көтү вакытында җентекле тикшерү узарга тиеш. Яшь барган саен хатын-кызның гормональ фоны кими, баланың патология белән туу куркынычы арта: йөрәк, үпкә зәгыйфьлеге, хромосомалар тайпылышы нәтиҗәсендә Даун синдромлы бала туу... Андый аянычлы хәлләрне кисәтү максатында, йөклелекнең 11-12 атнасында скрининг тикшерү үткәрелә: махсус үзәктә УЗИ үтәләр, анализлар тапшыралар. Безнең район хатын-кызлары Түбән Камада тикшерелә. Хромосомалар тайпылышы табыла икән, андый ханымнарны Казанга юллыйбыз, анда җентеклерәк тикшерү узалар. Болар – һәммәсе бушлай, дәүләт программасы буенча эшләнә. 
– Шундый тикшеренүләр вакытында бик җитди проблемалар барлыгы ачыкланса? 
– Без, андый тайпылышларның нәрсәгә китерүен белгәнгә, йөклелекне өзәргә тәкъдим итәбез, ләкин ахыргы карарны әти-әни үзләре кабул итә. Техника да бит ялгышырга мөмкин: анализлар тайпылыш барын күрсәтсә дә, дөньяга сау-сәламәт бала килергә, яки, киресенчә, бернинди шик-шөбһә булмаган килеш тә авыру бала туарга мөмкин. Чөнки генетик тайпылышлар тикшерү вакытында үзләрен сиздермәскә дә мөмкин. Минем практикада андый хәлләр булганы бар. 100% гарантияне беркем дә, бернинди тикшерү дә бирә дә алмый. 
– Өлкәнәеп бәби көтүнең үзенчәлекләре? 
– Һәр кешенең организмы төрлечә. Яшьләр арасында да бик авыр күтәрүчеләр бар, һәм киресенчә. Шулай да, 40 яшь тирәсендә бала табучылар арасында бала төшү очраклары – еш күренеш. Югары кан басымы, аяк-куллар шешенү еш күзәтелә. 
– Мондый әниләр бәбине үзләре таба аламы, кесарь кисүе тәкъдим итәсезме?
– Элек кесарь кисүе билгелиләр иде, хәзер аңа  тискәре караш. Мин үзем дә аның тарафдары түгел. Ул махсус күрсәтмәләр булганда гына эшләнә, һәм хатын-кызның яшенә бөтенләй дә бәйле түгел. 
– Бәби алып кайтканнан соң хатын-кызның тернәкләнү чоры була. Яшь монда үзен сиздерәме?
– Өлкәнәеп бәби алып кайту хатын-кызны яшәртә, диләр. Бар да әйбәт булган очракта, бу чынлап та, шулай. Әлбәттә, хатын-кыз бәбидән соң үзен сакларга, махсус гимнастика ясарга вакыт табарга тиеш. Бездән чыгып киткәндә, болар турында сөйлибез, аңлатабыз. 
– Өлкәнәеп бәби көтүче әниләребезгә киңәшләрегезне дә ишетәсе килә?
– Хәзер кеше организмы яшәрә – элек хатын-кызларда менопауза 41-42 яшьләрдә башланса, хәзер 50-51 яшьтә. Райныбызда 45, 46 яшьтә бала табучылар булды. Куркырга кирәкми, бары тик гинекологка вакытында мөрәҗәгать итәргә, ныклабрак тикшерелергә, эмоциональ яктан тыныч булырга, борчылмаска кирәк. Диета турында онытмагыз, бу – сыеклык, тозлы-борычлы ризыкларны чикләү, туклыклы һәм файдалы ризык дигән сүз. Эчү-тарту турында сүз дә була алмый. Иң мөһиме – хатын-кыз авырга узганчы ук саулыгын тикшертсен, бәби көткәндә проблемалар калкып чыгып, нишләргә белми калу бик авыр. Бу – өлкән яшьтәгеләргә генә гына түгел, бәби көтүче бар хатын-кызларга да кагыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев