Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күп балалы гаиләгә – җир

Күпбалалы гаиләләргә Россия законнары нигезендә җир кишәрлекләре бирү каралды. Татарстан Республикасының да законы чыкты. Бу яңалык районыбызга да үтеп керде. Шул хактагы яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштыруны сорап, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Мисбах улы Камаевка мөрәҗәгать иттек. - Өченче булып туган бала белән бергә гаиләнең яңа хокуклары да арта. Аларга...

Күпбалалы гаиләләргә Россия законнары нигезендә җир кишәрлекләре бирү каралды. Татарстан Республикасының да законы чыкты. Бу яңалык районыбызга да үтеп керде. Шул хактагы яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштыруны сорап, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Мисбах улы Камаевка мөрәҗәгать иттек.
- Өченче булып туган бала белән бергә гаиләнең яңа хокуклары да арта. Аларга бушлай җир биреләчәк дигән сүзләрне инде күптән ишеткән идек, чыннан да, бу хыял гына булып калмаска охшаган. Яшь гаиләләргә әлеге җирләр кайдан һәм кайчан биреләчәк?
- Беренче редакциядә чыккан законда җир кишәрлеге муниципаль район территориясендә бирелергә мөмкин диелгән иде. Мисал өчен, Чуракайда яшәсә дә, Аешта яшәсә дә, район эчендәге теләгән җирлегеннән алу мөмкинлеге бар иде. Ләкин Татарстан Республикасы Җир Кодексының 32 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Шуның нигезендә муниципаль район составына керүче шәһәр яки авыл җирлеге территориясендә даими яшәп, әлеге кодексның 32 нче маддәсендәге 3нче пункты 1нче пунктчасында күрсәтелгән максатлар өчен җир кишәрлекләре алуда кызыксынучы гражданнарга җир кишәрлекләре тиешле шәһәр һәм авыл җирлеге чикләрендә, я аерым муниципаль районның вәкиллекле органының норматив хокукы акты белән билгеләнгән очракларда муниципаль район составындагы башка чикләрендә бирелергә мөмкин. Ягъни күп балалы гаилә авыл җирлегендә яши һәм шунда пропискада икән, ул шушы авыл җирлегеннән алырга хокуклы.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 20 июнь, 2012 47 (9692) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев