Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күпбалалы ана Венера Сабитова: Ленар Зариповка минем хыялымны тормышка ашырган өчен зур рәхмәт!

Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсенә район Башкарма комитеты башлыгы Ленар Зарипов профессиональ фотоаппарат бүләк итте.

                     Сабитовлар гаиләсен районда, республикада белмәүчеләр сирәктер. Хәзер инде алар Россия буенча танылу алды. Идел Федераль округында яшәүче күпбалалы гаиләләр арасында "Идел буеның уңышлы гаиләсе" конкурсында мактаулы III урынга лаек булдылар.  Татарстаннан әлеге бәйгедә соңгы елларда мондый дәрәҗәләргә ирешмәгәннәр. 

                     Венера һәм Алмас Сабитовлар үз балалары янына балалар йортындагы ятимнәрне сыендырганнар, күңеле китек сабыйларга җан җылысын биреп тәрбиялиләр. Арада төрле холык-фигыльле кызлар-малайлар арасында  сәламәтлеккә туймаганнары да бар. Венера апа балаларны төрле яклап тәрбияләүне оештыра- өстәмә белем алу, хезмәт тәрбиясе бу гаиләдә системага салынган.

 

- Балалар кулдагы телефонга беркеп утырмасыннар өчен әллә ниләр уйлап табарга туры килә. Күбрәк табигатькә алып чыгабыз. Актаныш районында яшәгәч, балалар үзебездәге бөтен матурлыкны, байлыгыбызны, истәлекле урыннарыбызны белеп үсәргә тиеш. Актанышка һәр килүебездә Җиңү паркына керәбез, аннан соң райондагы һәрбер чишмә белән танышуны максат итеп куйдык. Чишмәләрнең суын татып, өйгә дә алып кайтабыз, су чыганагы туурында балалар мәгълүмат туплый. Безнекеләр агачларның ничек яфрак ярганын, үләннәрнең ничек баш калкытканын белеп үсәләр,-ди Венера апа. 

 

               Ленар Рафак улы Венера апаның хыялын белгән кебек шушы күңелле мизгелләрне мәңгеләштерү өчен бүләккә фотоаппарат сайлаган. Гаилә әлеге зур һәм кадерле бүләкне сөенеп кабул итте:

 

- Мин бу бүләкнең бәясен бик яхшы беләм. Чөнки әллә ничә тапкыр интернет-кибеттән эзләп өйрәнеп утырып заказ бирмәкче булдым. Әмма әле бер әйбер, әле икенчесен сатып алырга туры килә, шуңа күрә акча арттыра алмадык. Хәзер хыялым чынга ашты- фотоаппаратлы булдык. Ленар Зарипов без Чабаксардан кайткач та өебезгә зур тартмалы конфетлар белән килеп котлады. Хикмәт конфетта түгел. Аның шулай кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәте өчен зур рәхмәт,- диде Венера ханым очрашу ахырында. 

 

       

  Сабитовлар район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов белән аралашканнан соң "ТАТМЕДИА" АҖ филиалының  "Актаныш-информ" коллективы белән очрашты.

        Укучылар "Актаныш таңнары" газетасы һәм аның сайты, социаль челтәрләр, радио, телевидение журналистлары эшли торган бүлмәләрне карадылар, безнең эш барышы белән танышу балаларга аеруча кызыклы булды. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев