Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күпкатлы йортларда яшәүчеләр зары

Көзнең салкыннары җитсә Күшегәбез, катабыз. Җылылык биргәнче өйгә Чирләшеп тә бетәбез. Карлар эреп, язлар җитсә Безең башка бер бәла. Ничә яптылар түбәне Һаман да тишек кала. Яңгырлы булса язлары Игенкәйләр мул була. Түшәмнән аккан су белән Чиләкләр, тазлар тула. Подваллы йортлар йөзәләр Су өстендә кораб күк. Җылылыкка һәм башкага Ай...

Көзнең салкыннары җитсә
Күшегәбез, катабыз.
Җылылык биргәнче өйгә
Чирләшеп тә бетәбез.
Карлар эреп, язлар җитсә
Безең башка бер бәла.
Ничә яптылар түбәне
Һаман да тишек кала.
Яңгырлы булса язлары
Игенкәйләр мул була.
Түшәмнән аккан су белән
Чиләкләр, тазлар тула.
Подваллы йортлар йөзәләр
Су өстендә кораб күк.
Җылылыкка һәм башкага
Ай саен түләнә күп.
Ник тиешенчә эшләнми
Акчасын түләсәк тә?
Булмый бракларын түләтеп
Без күпме теләсәк тә.
Барып җитмичә главага
Эшләнми тиешенчә.
Мәсьәләне хәл итәләр
Һәрберсе үз җаенча.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев