Күпне күргән, тату гомер иткән гаилә
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне билгеләп үтелде. Шушы өч мөһим, изге сүзгә тугры калган, шуны 57 ел дәвамында дәлилли алган, авылыбызның мөхтәрәм бер гаиләсе турында язмый мөмкин түгел. Сәгъдия һәм Ягъсүп Мөхәмәтдиновлар – авылыбызда бүген иң озын гомерле, үрнәк, ихтирамга лаеклы кешеләр.
Әлеге ныклы гаиләнең сәбәпчесе дә, саклаучысы да булган хатын-кыздан башлыйк әле сүзебезне. Сәгъдия Мөхәмәтдинова 1935 елның ноябрендә Минзәлә районы Бикбау авылында Әхмәтвәли Һәм Бибишәһидә гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Гаиләдә 5 бала булалар: Зәки, Нәкый, Нурдия, Мөгавия һәм Сәгъдия; икесе туып үлә. Бүгенге көндә инде Нурдия белән икесе генә исән.
– Әткәй-әнкәйләр бик булган, уңган иделәр. Әнкәйнең суккан киндерләре, җәя башласаң, мөгаен, моннан алып Мәскәүгә кадәр җитәр иде. Гаиләбез тыныч, һәр икесе дә сабыр, акыллы кешеләр булдылар. Әткәйнең юкка-барга борчыганы, әнкәйнең дә үртәлгәне булмады. Мин тыныч, мул гаиләдә бик бәхетле яшәдем, – дип сөйләп китте Сәгъдия апа, үзенең әти-әнисе янында үткән елларын искә алып.
Әтисе сугышта катнаша. 1942 елда яраланып кайтса да, соңыннан, дәваланып, кабат фронтка китә. Сугыш җилләре тынгач, туган авылына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп була.
– Сугыш елларында никадәр авырлыклар кичерсә дә, салкыннарда йөрсәләр дә, бер дә зарланганы да, авыртынганы да булмады әткәйнең, – ди Сәгъдия апа әтисе турында.
Бөек Ватан сугышыннан соң әтисе хезмәт юлын дәвам итә: 20 елга якын тимерчелектә хезмәт куя, соңыннан “әткәйләр һөнәре” дип, балыкчылык белән шөгыльләнә.
– 27шәр центнер балык тота иде. Бәхете дә, ризыгы да булды. Әнкәй ягыннан да, әткәй ягыннан да бабайлар балыкчы булганнар бит”, – дип искә алды.
– Үзебез дә, әти-әни үрнәгендә бик нык эшләдек, куйган хезмәтне әйтеп тә, сөйләп тә бетерә торган түгел. Бригадир үзебезнеке иде. Әнкәйгә әйтә икән: “Сәгъдияләр нык эшләде бит алар”. Әйе, урагын да урдык, печәнен дә чаптык. Иртәнге 3тән китәр идек. Матвей ягында басу бар иде, һәр бригаданың басуы аерым. Әнкәйләр шул басуда башта урак урырлар, аннары эскертләрләр иде. Аннан без барып, Сталинский комбайн белән суктырып, аның икмәген кул белән иләп, аннан центнерлы тартма белән машинага төяп, авылга озата идек. Аны гына бетерәбез, кайтып мунча кереп киләбез дә, тагын саламын өяр идек. Менә шулай җан җәфаланды. Соңыннан мин мәктәпкә эшкә кердем. Ләкин бәхетсезлегемә, мәктәпкә утынга дип урманга барганда, машина авып, сул аягымны имгәттем, – дип сөйләде үз тормышы турында Сәгъдия ханым.
Ягъсүп абый белән 1-2 генә тапкыр күрешәләр.
– Фәһемулла таныштырды безне. Чәчер кешеләрен белә идем, ләкин Ягъсүпне бер дә күргәнем булмады. Язмыш менә шулай килеп чыкты. Үзем йөргән егетләргә чыкмадым. Насыйп ярым Ягъсүп булгандыр, мөгаен.
Ягъсүп абыйга 1961 елның ахырында кияүгә чыга. Озак кына каенана белән яши. “Гаиләләрендә 7 бала, әткәй-әнкәй, мин унынчы кеше булып килеп кердем”, – ди. Ишле гаиләдә 1968 елга кадәр яши, 1967 елда йорт салалар, 1968 елның башында яңа елда чыгалар да.
– Башка чыксак та әнкәйне ташламадык. Яккан мунчадан, пешкән ризыктан калдырмадык, еш кына кунып китә иде. 2-3 ел гына читтә торды, калган гомерен Чәчердә яшәде каенана. Ипине дә үзем салып бирә идем әнкәйгә. Кан басымы белән авырып, 2001 елда якты дөньядан китте.
Насыйп яры, гаилә башлыгы Ягъсүбе 1939 елның гыйнваренда Кече Уръяды авылында туа. Әтисе Әсләхетдинне күрми дә кала. Чөнки сугыш афәте аны әтисез калдыра. Сугышның башында ук китә, якыннары аның үле хәбәрен генә алалар.
– Әтинең әти икәнен дә белми калдым, ичмасам, истәлеккә фотосы да калмады, – ди Ягъсүп абый, ачынып.
Сугыштан соң, 1946 елларда Уръядыдан Чәчергә кайталар. Хаҗип дигән кешене әнисе йортка кертә. “Бик юньле бәндә иде, урыны оҗмахта булсын”, – дип искә алдылар.
Чәчердә гаилә башлыгы берничә ел сабанчы була, авыл көтүе көтә, йөк төяүдә катнаша, тракторда да эшли. Урман кисәргә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы алачыкта да эшләп ала. Ләкин сәламәтлеге какшавы гына борчый. Группага чыккач та әле хезмәт куюын дәвам итә.
Ә бит берара яшь гаилә 1 ел чамасы читкә китеп тә тора, кабат авылга кайта. Язмыш, ризык тарткандыр, күрәсең. “Читтә яшәсәк тә сагынып гомер үтәр иде”, – диләр.
Чәчергә килгәч тә җиңел булмый. Колхозда төрле эштә эшли. “Таң беленгәнче эшкә китә идек. Гомерем буе 3тә тордым инде”, – ди Сәгъдия апа. Бергә 3 кыз бала үстерәләр. Өлкәне – Рәфидә, 1962 елгы, уртанчысы – Дилә 1964 елда туа, кече кызлары Рәмзиягә быел 50 яшь.
– Өчесе дә Чаллыда яшиләр, бер тирәдә аралашып яшиләр, өчесе дә һәрвакыт бергә, Аллага шөкер. Уртанчы кызым башта Свердловскида яшәде, соңыннан кайттылар. Һәрдаим ярдәм итәләр, хөрмәтләрен күреп яшәп ятабыз, – ди әниләре.
Бүгенге көндә икесе дә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр рәтендә. Сәгъдия апа катлаулы операция кичерде. Әмма һәр икесе дә бүгенге тормыш-яшәешләреннән канәгать.
– Аллага шөкер, ашны үзем пешерәм, ипине салам, таба ашлары пешерәм. Акчаны эшләдек, дөрес куллана гына белмәдек. Зуррак йортта яшисе килгән чаклар да булды. Акча безнең чорда эшләми генә килмәде, – ди Сәгъдия апа.
Бүгенге көндә кәҗә дә асрыйлар. Аны савып, сөтен аерталар. Балаларына да биреп җибәрәләр. Ярдәмгә мохтаҗларга да ярдәм итеп яшиләр. Умартачылык белән дә шөгыльләнәләр.
– “Бик бәхетле хис иткән мизгелләрегез булдымы?” дигән сорауга: “Бәбәйләр тугач, аннары үз тормышлары белән мөстәкыйль яши башлаулары. Барысы да бер генә вакыт. Үзебезнең, балаларыбызның тигез булуы – менә шулардыр инде бәхет. Тигез яшәдек, ямьле яшәдек. Балалар да, оныклар да ярдәмчелләр. 3 оныгыбыз гаиләле, әле өчесенең гаилә корасы бар, – дип җавап кайтардылар.
– Туганнарыбыз, балаларыбыз да хәлебезне беләләр, кайтып торалар, ярдәм итәләр. Ялгызлык берәүгә дә килмәсен. Җир йөзендәге һәр кеше сәламәт булып тигез, имин яшәсен. Гаиләлеләр булган гомерләрендә ямьле итеп яшәсеннәр. Авылдагы яшьләр дә тормыш корсыннар иде. Шуларны гаиләле итеп күрәсе килә, – дигән теләк-киңәшләрен дә җиткерделәр.
Авылдашлар, күрше-тирәләрен көнләштереп, тыныч, имин яши авылыбызның әлеге иң озын гомерле, үрнәк гаиләсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев