Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күптәнге сорау: Беренче сан кайчан чыккан?

Безнең газетаның чишмә башы "Колхоз газетасы"на барып тоташа. Ул 1924 елның 25 апреленнән 1935 елның 30 августына кадәр төрле исем астында Казанда дөнья күрә, 1931 елның 1 мартыннан 10 маена кадәр Сарманда аның күчмә мөхәррияте "Колхоз газетасы" чәчүдә" дигән газетаның 28 санын чыгара. 1932 елның языннан К. Һадиев мөхәррирлегендә бездә...

Безнең газетаның чишмә башы "Колхоз газетасы"на барып тоташа. Ул 1924 елның 25 апреленнән 1935 елның 30 августына кадәр төрле исем астында Казанда дөнья күрә, 1931 елның 1 мартыннан 10 маена кадәр Сарманда аның күчмә мөхәррияте "Колхоз газетасы" чәчүдә" дигән газетаның 28 санын чыгара. 1932 елның языннан К. Һадиев мөхәррирлегендә бездә дә шундый газета басыла. Анда күтәрелгән мәсьәләләр, газетаның беренче саны хакындагы эзләнүләремне басмабызның 75 еллыгы уңаеннан "Актаныш таңнары"ның 2007 елгы 145 -146 саннарында яктырткан идем. Аларны кабатлап торуга ихтыяҗ юк.
Ләкин бер уртак хатабызны төзәтү зарур: электән җаваплы хезмәткәрләрнең фамилиясе аларның исемен дә алыштырган, эш кәгазьләрендә ул күрсәтелми, фамилия генә телгә алына. Шул сәбәпле замандашлары, элекке хезмәттәшләре дә беренче мөхәрриребез Һадиевның исемен онытканнар иде, истәлекләрендә исеменең баш хәрефе "Г" дип язып килделәр. Без дә, шуларны кабатлап килеп, хата ясаганбыз. Иске Кормашта туып үскән Нәгыйм Кәримовның (ТРның атказанган укытучысы булып танылган бу хәбәрчебез күптән мәрхүм) Татарстан комсомолының 15 еллыгына багышланган "Истә калганнар" дигән язмасы басылган газета битенең шул өлешен Иске Байсардан авторның авылдашы, иң өлкән хәбәрчебез Әхәт абый Сәфәргалин (17.12. 1904 - 11.12. 1995) саклаган була. Анда газетаның җаваплы мөхәррире итеп Q.HADIEF күрсәтелгән, димәк хөрмәтле затыбызның исеме "К(ы)" хәрефенә башланган икән. Татарстанда комсомол оешмасының 1919 елда төзелүен искә алганда, газетаның әлеге кисәге 1934 елга карыйдыр, мөгаен. К.Һадиев бу чорда икенче тапкыр мөхәррир булып эшли.
Хәзер газетаның беренче саны кайчан чыккан дигән күпләребезне кызыксындырган сорауга җавап табып карыйк. Шул ук Иске Кормаштан шәхсән үзем яхшы белгән мөхтәрәм Гомәр Фәхразыевтан (ул дәвердә Кимаев булып йөргән) (01.09. 1915- 28.07. 2003) берничә мәртәбә сорашканда газетаның чыгу вакытын -1932 елның 23 августы тирәсе, ә соңгы тапкыр 1997 елның маенда 25 август дип күрсәтте. Гомәр абый, комсомол райкомы үгетләве белән "Колхоз газетасы" чәчүдә" өчен хәреф җыючылар курсларын тәмамлап кайта, "Колхоз ударнигы"н чыгаруда да катнаша, чөнки безнең газетаның тәүге саннарын алар хезмәткәрләре оештыралар, басмаханәләрендә җыялар һәм бастыралар.
23 август сишәмбегә туры килә. Ә 1940 елның 22 августында партия өлкә комитеты газеталар чыгару вакытын үзгәрткәнче, ул чорда бездә "Колхоз ударнигы" атнаның пәнҗешәмбесендә басылган. Шушы мөһим детальне күздә тотканда, басманың беренче саны да шул көндә дөнья күргән булырга тиеш. Бу беренче хәреф җыючыбыз күрсәткән соңгы вакытка да туры килә. Аннары эзләнүләре белән газетаның 1932 елның августыннан чыга башлавын ачыклаган хөрмәтле аксакалыбыз Әмирҗан ага Моталлапов: "Әллә редакция работниклары искәрми калганнар, әллә газетаның беренче саны 15 - 20 августлар тирәсендә дөнья күргән?.." дигән фаразын да җиткергән иде ("Игенче даны". 2 март, 1978 ел). Менә шуларның барысын чагыштырып, исәпләп, төптән уйлап караганда, "Колхоз ударнигы" тәүге тапкыр 1932 елның 25 августында басылган дип авыз тутырып әйтә алабыз. Шушы фикеремне, рәсми органнар колак салыр бәлки дип, мин 5 ел элек язып та биргән идем. Табигый, барыбызның да беренче санның кайдадыр сакланган нөсхәсен кулларга тотып карыйсыбыз килә, мондый могҗиза күрүчеләр бәхетле булачак, әлбәттә. Тик миңа бу язмагандыр инде, шуңа күңелемдәгеләрне җәмәгатьчелеккә дә җиткереп калыйм, дидем.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев