Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күренекле якташыбыз

Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм дәүләт хезмәте органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен якташыбыз, шагыйрь, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының матбугат үзәге баш белгече Чулпан Шәрип кызы Әхмәтовага "Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Олыимәндә яшәүче, үз чорында фидакарь...

Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм дәүләт хезмәте органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен якташыбыз, шагыйрь, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының матбугат үзәге баш белгече Чулпан Шәрип кызы Әхмәтовага "Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
Олыимәндә яшәүче, үз чорында фидакарь хезмәтен куеп, гомере буе терлекчелектә эшләгән, күп бала тәрбияләп үстергән һәм быелгы көздә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән әнисе, "Ана даны" ордены кавалеры Тәрҗимә Кәрамованың да шатлыгын уртаклашабыз.
Районыбызның Бишкүмәч авылында туып-үскән, хәзерге көндә башкалада яшәп иҗат итүче Чулпан Әхмәтованы барлык актанышлылар исеменнән ихластан котлыйбыз. Аңа киләчәк тормышында һәм эшендә зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек телибез, яңадан-яңа китапларын көтеп калабыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау телеграммасыннан:
"Хөрмәтле Чулпан Шәрип кызы! Татарстан парламентының матбугат хезмәтендә озак еллар эшләү дәверендә Сез үз эшегезнең остасы булып танылдыгыз. Дәүләт Советы аппараты коллективында һәм республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында Сезнең абруегыз зур, чөнки барлык йөкләмәләрне төгәл һәм җаваплы башкарасыз, эшне оештыра беләсез һәм һәрвакыт ярдәмгә әзер. Сезгә киләчәк тормышыгызда бәхетле көннәр, сәламәтлек һәм хыялларыгызның чынга ашуын телим."
Шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Чулпан Әхмәтовага багышлап "Таңчулпан" дигән газета (ТР Дәүләт Советының истәлекле чараларда гына чыга торган махсус гәзите) дөнья күрде. Таңчулпан - шагыйрәнең иҗатында кулланыла торган тәхәллүсе. Таңчулпанның "Кыргый чәчәк" дигән шигырьләр китабын әдәбият сөючеләр кулдан-кулга йөртеп укыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев