Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күркәм гаилә Сәрвәретдиновлар "Гашыйк йөрәк" бәйгесендә бүләк отты

Гашыйклар көне уңаеннан "Актаныш-информ" "Гашыйк йөрәк" бәйгесен уздырды. Бүген нәкъ 14 февральдә җиңүчене билгеләдек.

Интернет- генератор Әҗмәт авылы сылуы Диана Сәрвәретдинованы җиңүче дип тапты. Ул безнең инстаграмдагы аккаунтка язылган, безне билгеләп сөйгәне белән фотосын үз битенә урнаштырган- бәйге шартлары үтәлгән. "Сез җиңүче", дип шалтыратуыбызга сөенеченнән кычкырып ук җибәрде. Зур рәхмәтләр әйтеп, безне дә бәйрәм белән котлады инстаграм дустыбыз.

Диана Такталачыкта кибеттә сатучы булып эшли. Тормыш юлдашы Илназ белән 2021 елның 19 мартында гаилә корып, татулыкта һәм бер-бересенә ихтирам-хөрмәттә гомер йомгагын сүтәләр.

 Вәгъдә иткәнчә, без аларны бәйгебезнең иганәчесе,  райондашыбыз Дания ханым Сәетзадинаның исеме-җисеменә туры килешле "Бакчачы" @flowers_aktanysh кибетенә чакырдык.

Бүләк тапшырырга килгәндә чәчәкләр кибетендә сатып алучылар, кирәкле товарлар сайлаучылар шау-гөр килә иде.

Чәчәкләренең нинди төрләре генә юк, орлыкларның сортлары да бихисап, җаның кайсысын тели, шул бар. Сөеклесе эштә булу сәбәпле, Илназ үзе генә килде.

Без үз чиратыбызда аларның гаиләсен мәхәббәт һәм сөю бәйрәме белән котлап, иң гүзәл гөлләмәләрнең берсен тапшырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев