Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кукмарада үз-үзенә кул салган укучыга укытучылар басым ясаган булуы ихтимал

Фаҗига 15 апрельгә каршы төндә була. Кукмара районы Балыклы авылында 14 яшьлек укучы үзе яши торган йортның печәнлегендә гомерен өзгән. Укучының үз-үзенә кул салу факты буенча тикшерү эше бара. Бала укытучыларның басым ясавыаркасында шул адымга барган булуы ихтимал. Бу хакта кайгы килгән гаиләнең мәнфәгатьләрен кайгыртучы "Акцент" хокук саклау оешмасы җиткергән....

Фаҗига 15 апрельгә каршы төндә була. Кукмара районы Балыклы авылында 14 яшьлек укучы үзе яши торган йортның печәнлегендә гомерен өзгән.
Укучының үз-үзенә кул салу факты буенча тикшерү эше бара. Бала укытучыларның басым ясавыаркасында шул адымга барган булуы ихтимал. Бу хакта кайгы килгән гаиләнең мәнфәгатьләрен кайгыртучы "Акцент" хокук саклау оешмасы җиткергән.
Фаразларга караганда, Кукмара районы Олыяз авылының гомуми белем бирүче урта мәктәбе укытучылары укучыга, төп дәүләт имтиханы белән бәйле рәвештә басым ясап килгән. Фаҗига алдыннан укучы белән директор урынбасары арасында низаг та булган.
Ошбу хокук саклау оешмасы Татарстанның Тикшерү комитеты һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Малайның кәрәзле телефоны һәм компьютеры да тикшерелә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/56707-kukmarada-үz-үzenә-kul-salgan-ukuchyiga-ukyituchyilar-basyim-yasagan-buluyi-ihtimal.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев