Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кулланучыга: күрсәтелгән бәя чек бәясенә туры килмәгәндә нишләргә?

Безнең һәркайсыбыз көн саен товарлар, хезмәтләр, эшләр кулланучыга әверелә.

Безнең һәркайсыбыз көн саен товарлар, хезмәтләр, эшләр кулланучыга әверелә. Кулланучы еш очрый торган хокук бозуларның берсе – товарның күрсәтелгән бәясе белән чектагы бәя арасындагы аерма. Мондый хокук бозу сатып алучылар күп булган эре кибет һәм супермаркетларда еш күзәтелә. «Бу очракта безнең нинди хокукыбыз бар?» - бу сорау кибетлэрдэ профилактик чара үткәрү барышында кулланучыларны аеруча кызыксындырды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучыларга һәм кибет хезмәткәрләренә бу уңайдан җентекле аңлатма бирде.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 10 статьясы нигезендә җитештерүче (башкаручы, сатучы) кулланучыга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны, шул исәптән товарның бәясе һәм шартлары турында мәгълүматны үз вакытында бирергә тиеш.

Әйтик, Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 494 ст. нигезендә, сату урынында (киштәләрдә, витриналарда һ. б.) товарлар кую, аларның үрнәкләрен күрсәтү яки сатыла торган товарлар (тасвирламалар, каталоглар, товарларның фотосүрәтләре һ. б.) турында мәгълүмат бирү, аларны сату урынында, сатучы тиешле товарларның сату өчен билгеләнмәгән очраклардан тыш, ваклап сату-алу шартнамәсенең бәясе һәм башка мөһим шартлары күрсәтелү-күрсәтелмәвенә бәйсез рәвештә, ачык оферта дип таныла. Шулай итеп, сатучы товарны ценникта күрсәтелгән бәядән сатарга бурычлы. Хәтта әгәр сатып алу башкарылып, чек бирелсә дә, сатып алучыга аерманы кире кайтарырга тиешләр.

Әгәр дә сез мондый хокук бозу очрагына юлыксагыз, сатучы товарның реаль бәясе аермасын кире кайтарудан баш тартса, проблеманы администраторга яки кибет җитәкчесенә аңлатырга кирәк. Еш кына кибетләр сатып алучының таләпләрен канәгатьләндерә һәм конфликт бетә.

Әгәр хәлнең тыныч кына тәмамлануы мөмкин булмаса, кибет вәкилләре товарны ценникта күрсәтелгән бәядән сатудан баш тарта икән, кулланучы үз дәгъваларын язма рәвештә бәян итәргә хокуклы. Һичшиксез чекны саклап калыгыз һәм фотога төшерегез, аны алырга ярамый. Законда билгеләнгән срокта кибет администрациясе сезнең гаризагызны карарга һәм кабул ителгән чаралар турында сезгә җавап җибәрергә тиеш.

Сәүдә предприятиеләре җитәкчеләренә мондый хәлләрнең килеп чыгуына юл куймау буенча чаралар күрергә, шулай ук күрсәтелгән тәртип бозуларны ачыклаганда административ җаваплылык каралуга игътибар итәргә кирәк.

Белгечләр чарада катнашучыларга тормышның теләсә кайсы өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар туганда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын, анда һәрвакыт компетентлы хезмәткәрләр ярдәм итәчәкләрен искә төшерделәр.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев