Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кулланучыга тәмәкене ваклап сату кагыйдәләре турында

Тәмәке эшләнмәләре - сәламәтлек өчен зарарлы товар, аңа аерым таләпләр куела. Әйтик, тәмәке һәм папиросны берәмләп сату тыела; тәмәке эшләнмәләрен 18 яшькә җитмәгән затларга сату тыела.

Һәр тәмәке кабы Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтүе һәм тәмәке тартуның нәтиҗәләре турындагы иллюстрация белән булырга тиеш. Бу кагыйдәләрне тәмәке белән сәүдә итүчеләр яхшы белә. 2020 елның 1 июленнән тәмәке сатуның яңа кагыйдәләре кертелде - ул мәҗбүри маркировкаланырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре аңлата.

2020 елның 1 июленнән маркировкаланмаган тәмәке һәм тәмәке эшләнмәләрен (тәмәке һәм папирос) сатуны тыю кертелгән. 2021 елның 1 июленнән маркировкасыз тәмәке эшләнмәләре әйләнеше тыелачак. Маркировкаланган тәмәке белән тәэмин итүчеләр документларны (УПД - универсаль тапшыру документлары) электрон документ әйләнеше системасы аша алып барырга тиеш. Шуңа күрә, закон буенча (ваклап сату һәм күпләп сату өчен) тәмәке эшләнмәләрен сату белән шөгыльләнү өчен, ЭДО кулланырга кирәк булачак.

Легаль булмаган товар (маркировкаланмаган тәмәке әйберләре, легаль булмаган тәмәке сату) саткан өчен административ җаваплылык каралган. Бу тыюга игътибар итмичә, тәмәкенең маркировкаланмаган капларын саткан өчен административ штраф каралган. Әгәр маркировкасыз тәмәке яки башка спиртлы продукция сатуга конкрет вазыйфаи затның, әйтик, сатучы яки товар китерүче гаебе белән килгән икән, аны 10-15 мең сум күләмендә штрафка тартачаклар, юридик затка 200-300 мең сум штраф салына.

Мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар исемлегенә, тәмәкедән тыш, сигаралар, сигареллар, папирослар, Һинд бидилары һәм кретеклары, фасовкаланган трубка һәм кальян табагы, иснәү тәмәкесе керә.

Тәмәкене маркировкалау һәм акцизлы товарны сату өчен, «Гадел билге» маркировкалау системасында теркәлергә кирәк.

Анкетаны тутырырга һәм «Гадел билге» цифрлы маркировкалау системасында теркәлергә.

Системага тәмәке әйләнешендә катнашучының шәхси кабинеты аша сәүдә ноктасы турында мәгълүматны кертергә.

Моннан тыш, тәмәке продукциясенә ЭДО системасында җибәрүчеләрдән универсаль тапшыру документларын (УПД) кабул итү һәм имзалау өчен, сезгә квалификацияле электрон имза кирәк булачак.

Тик тәмәке һәм электрон тәмәке сатуның бу кагыйдәләре турында да онытырга ярамый:

- тәмәкене һәм тәмәке эшләнмәләрен сәүдә залы, сатучылар, кассирлар һ. б. стационар сәүдә ноктасы билгеләмәсенә туры килә торган урыннарда яки махсус тәмәке киоскларында гына сатарга рөхсәт ителә;

- закон нигезендә күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә һ. б.тәмәке эшләнмәләрен ваклап сату тыела;

- тәмәке булган товарларны витриналарга салырга һәм күрсәтеп куярга ярамый, сатып алучы бары тик тәмәке эшләнмәләре ассортименты язылган прайсны гына күрә алырга тиеш;

- тәмәкене берщмлщп һәм 20 тәмәкедән ким булган пачкаларда сатарга ярамый;

- белем бирү, мәдәни-спорт һәм медицина учреждениеләрендә, җәмәгать транспортында һәм дәүләт учреждениеләрендә, вокзал, аэропорт, автовокзал биналарында, кунакханәләрдә, хостелларда, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү урыннарында тәмәке эшләнмәләрен сату катгый тыела. Кибет яки сәүдә павильоны белем бирү учреждениесеннән 100 метрдан кимрәк ераклыкта урнашкан икән, мондый кибеттә тәмәке сату тыела;

- балигъ булмаганнарга һәм 18 яшьтән яшьрәк затларга тәмәке сату тыела: сатучы, шикләнгән очракта, сатып алучының яшен раслаучы документ бирүен сорарга тиеш;

- тәмәке эшләнмәләрен минималь билгеләнгәннән түбәнрәк булган бәяләрдән сату тыела: пачканың тәкъдим ителгән бәясе, гадәттә, җитештерүче тарафыннан билгеләнә.

Бу Россиянең бөтен территориясендә гамәлдә булган төп кагыйдәләр. Әмма төбәкләрдә тәмәке эшләнмәләре белән сәүдә итүнең үз, өстәмә кагыйдәләре дә куелырга мөмкин. Штраф салуга дучар булмас өчен, бу кагыйдәләр турында җирле муниципаль органнарда белешегез.

Ә кулланучыларга акцизлы тәмәкене легаль булмаганыннан аеру өчен бәягә карарга киңәш итәбез. Нәкъ менә ул - төп критерий. Легаль тәмәке бәясендә иң зур өлеш салымнар – акциз һәм НДка туры килә. Салымнар суммасында -60% тан артык. Бу акчаларны Дәүләт ала. Калганын ваклап сату ноктасы, дистрибьютор, ташучы, чимал җитештерүче һәм җибәрүче үзара бүлешәләр.

Ягъни, бер капның түбән бәясе тәмәке тартучыны сагайтырга тиеш. Өстәвенә, легаль пачкаларның Россия акциз маркасы һәм рус телендә тәмәке тартуның зыяны турында кисәтүе булырга тиеш. Шул яңа маркировкалы капларга һәм блокларга уникаль Data Matrix форматында штрих-кодлар куелачак. Тышкы яктан алар QR-кодны хәтерләтә.

Яңа маркировка акциз һәм махсус маркаларны алмаштырмый, алар элеккечә үк мәҗбүри. Сыйфатлы һәм маркировкаланган товарны гына кулланыгыз һәм тәмәке тартуның сезнең сәламәтлегегезгә зыян салуын онытмагыз!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев