Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кулланучылар белән үзмәшгульләр арасындагы мөнәсәбәтләрне кайсы закон җайга сала?

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Чаллыда яшәүче бер ир-ат чалбарны ремонтлау буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәткән өчен акчаны кире кайтару мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Чаллыда яшәүче бер ир-ат чалбарны ремонтлау буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәткән өчен акчаны кире кайтару мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Чалбарга ателье остасы ремонт ясагач ыштанның ян җөе борылган һәм алгы якка чыккан. Әлеге җитешсезлек аркасында чалбарны алга таба кияргә мөмкин түгел икән. Беренче карашка, бу хәл гадәти кебек, ләкин чынлыкта имәндә икән чикләвек. Низаглы хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклагач, ательедагы останың бүгенге көндә һөнәри керемгә салым түләүче зат, бер сүз белән әйткәндә, үзмәшгуль икәнлеге мәгълүм булды. Шулай итеп, мәсьәлә бер ноктага килеп төртелде, кулланучының хокукларын яклау өчен кайсы законга таянырга соң?

2018 елның 15 ноябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан "Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстанда) "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча сынау үткәрү турында" 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителде. Әлеге Федераль закон нигезендә үз-үзенә хуҗа булып эшләүчеләргә: маникюр осталарына, пешекчеләргә, сантехникларга, торакны арендага биреп торучыларга һәм башкаларга дәүләт “үзмәшгуль” статусын алырга һәм 13% НДФЛ урынына физик затлар белән эшләүдән алынган керемнең 4%ын, оешмалар һәм шәхси эшкуарлар белән эшләүдән алынган керемнәрнең 6%ын бюджетка күчерүне тәкъдим итә.

Федераль законда гомуми нигезләмәләрдән тыш, салым базасы, салым чоры һәм башкалар турында да әйтелгән.

Әмма бүгенге көндә, тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәгән хезмәт яки сыйфатсыз товар өчен үзмәшгуль затларның җаваплылыгына багышланган бүлек әлеге Федераль законда юк. Шулай булгач, бәхәс килеп туган очракта кайсы законга таянырга соң?

Кулланучылар һәм җитештерүчеләр, эшләрне башкаручылар, импортерлар, сатучылар, товарлар сатканда (эшләр башкарганда, хезмәтләр күрсәткәндә) товарлар турындагы мәгълүматларның агрегаторлары хуҗалары арасында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга сала торган "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Закон нигезендә товарлар сатканда (эшләр башкарганда, хезмәтләр күрсәтелгәндә) кулланучыларның тиешле сыйфатта һәм кулланучыларның гомере, сәламәтлеге, мөлкәте һәм әйләнә-тирә мохиткә карата куркынычсыз товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алуга, товарлар (эшләр, хезмәтләр) һәм аларны җитештерүчеләр (башкаручылар, сатучылар) турында, товарлар (хезмәтләр) турында мәгълүматларның агрегаторлары хуҗалары турында мәгълүмат алуга, белем алуга, үзләренең мәнфәгатьләренең дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан яклануга хокуклары, шулай ук әлеге хокукларны гамәлгә ашыру механизмы билгеләнә. Законда түбәндәге төшенчәләр бар: җитештерүче, башкаручы, сатучы, әлеге терминнарның һәркайсы: "оешу-хокук формасына

бәйсез рәвештә оешма, шулай ук шәхси эшкуар" дигән сүзләр белән башланып китә. Үзмәшгуль физик затлар буенча Россиянең бер генә законында да рәсми билгеләмә юк. Үзмәшгуль зат дигәндә эшкә ялланган хезмәткәрләре булмаган һәм үзләренең шәхси һөнәри эшчәнлегеннән табыш ала торган затлар турында әйтәләр.

Ни генә булмасын, хезмәтләр күрсәтү, товарлар сату, эшләр башкару кебек "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы закон белән җайга салына торган билгеле бер хокукый мәсьәләләр бар.

Ләкин "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Законда бүгенге көндә үзмәшгульләр турында бер генә төшенчә дә юк, ягъни низаглы хәлләрдә РФ Гражданлык кодексында билгеләнгән гомуми кагыйдәләр кулланылырга тиеш. Түләүле нигездә хезмәтләр күрсәтү, сату-алу турында килешү һ.б. моңа мисал булырга мөмкин.

Шулай булгач, кайсы законны кулланырга соң? Суд практикасы кебек үк, әлеге сорауга бүген җавап юк.

РФ Гражданлык кодексы кысаларында Чаллы территориаль органы белгечләре дәгъва проектын төзүдә ярдәм иттеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев