Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ә КУЛЛАРДА БАЛА ЯЗМЫШЛАРЫ: Актаныш районының балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе чираттагы рейдка чыкты (+УРЫННАН ФОТОЛАР)

Монда иң мөһиме – яман ат чыгудан куркып, авыр гаиләләрне яшереп калдырмау. Кулларда бала язмышлары – бу очракта битарафлык, ваемсызлык кичерелми,

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе 18 июнь көнне Иске Богады авылында теркәлгән авыр гаиләләрне барлап, аларның яшәү-көнкүрешен күздән кичереп кайтты. 


Исәпкә куелган беренче гаиләнең капка төбенә килеп туктаганчы күңелдә билгесезлек һәм 100 төрле сорау: комиссия тарафыннан исәпкә кулган гаилә ничек яшәп ята икән? Уңай якка үзгәреш бармы?  Әниләр үз хаталарын аңлап, туры юлга басканмы? һ.б. 


Шөкер, “чакырылмаган кунаклар”, ягъни комиссия вәкилләре рейд үткәргән көнне Богады җирлегендәге гаиләләрдә чагыштырмача тыныч атмосфера иде. Беренче шакыган ишектә безне Г.И. каршы алды. Гаиләдәге җәнҗаллары, салгалып алырга яратулары нәтиҗәсендә исәпкә куелган гаиләдә хәлләр уңай якка үзгәргән кебек тоелды. Әни кеше эшкә дә чыккан – ире белән бергә хуҗалыкта бозаулар группасын тәрбияли алар. Ике нарасыйлары балалар бакчасына йөри. Тик ... тик менә олы кызлары гына әбисендә яшәүне кулайрак күрә булып чыкты. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә әни белән кыз арасындагы аңлашылмаучанлыктан хәбәрдар – бу очракта бала өчен иң кулай юл шушы иде дип искәртте алар. Шулаен шулайдыр да, әмма бала өчен, беренче чиратта, әти-әни җаваплы, аеруча җәйге чорда. Аннан килеп, Г.Иның үз баласына карата мөнәсәбәте дә аңлашылып бетмәде: үзе тапкач, үзе багарга да бурычлы бит ул йөрәк пәрасен – аналык инстинкты ник йоклый икән? 

 

Иске Богады авыл җирлегендәге икенче тулы булмаган гаилә – 3 бала тәрбяләүче Г.М.  2017 елда, бичарадан ни чара дигәндәй, Аештан бирегә - әнисе янына күченеп кайткан ул. Олы улы Такталачык мәктәп-интернатында белем ала, быел укырга керәчәк кызы да тәүге кыңгырау чыңын шунда ишетәчәк. Гаиләнең проблемалары юк түгел: Аештагы йорт ана капиталы бәрабәренә алынган булган. Әмма Г.М. әле дә булса ул йорттан үз өлешен ала алмый. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Ләйсән Нурлыева җаваплы затларны  әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм кулы сузарга чакырды. 

Реклама


Өченче капканы без Солтангол авылында кактык. Х.Ш. бүгенге көндә тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз тәрбияли. 5 яшьлек кызчык әле дә булса бакчага йөрми –  бу хәлне акча җитмәү белән аңлатты ана. Юкса, тормышлары зарланырлык түгел аларның: яңа өйдә гомер кичерә гаилә, ире хуҗалыкта эшли. 4-5 баш сыер асрап, сөт тапшыру бәрабәренә көн итә алар. Кыек яклары да сизелми.  Комиссия баланы сентябрьдән бакчага урнаштыруны шарт итеп куйды. 


Рейд вакытында тагын шунсы да күзгә ташланды: исәпкә куелган гаиләләрнең яшәү-көнкүреш шартлары, чыннан да, зарланырлык түгел. Йортларында заманча техника да, җиһаз да бар. Әмма шушы җитеш тормышны тәртипләп тоту гына аксый: йортларда чисталык җитешми... Күптән юылмаган  урын-җир өсте,  су тамчысы да төшмәгән баскыч төпләре, теләсә-ничек тузган ихата  - болар уйланырлык та, уйлатырлык та. Татар халкы гомер-гомергә  хуҗага  бәяне йортның  тышкы кыяфәтенә карап биргән –  комиссия вәкилләре дә боларны игътибарсыз калдырмады. 


Кагасы капкалар кагылып беткәч, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе Иске Богадының авыл советы бинасына күчмә утырышка җыйналды. Биредә авыл башлыгы, мәктәп директоры, бакча мөдире, фельдшер, клуб мөдиреннән торган җирле КДН комиссиясенең эшчәнлеге анализланды, исәптәге гаиләләр белән алдагы эшчәнлек планлаштырылды. 


Комиссия  рәисе Ләйсән Фоат кызы Богадыда авыр гаилә булып теркәлүчеләрнең кимүен искәртеп, моны уңай динамика дип бәяләде. Әмма иркен сулыш алырга барыбер иртәрәк – кул даими пульста торырга тиеш. Кечкенә генә сигнал да вакытында тикшерелеп, чара күрелергә тиешлегенә басым ясалды. Аеруча җәйге чорда мондый гаиләләргә карата контрольне  катгыйлату шарт. Район комиссиясе тарафыннан дә  җирлеккә планлы һәм планнан тыш чыгулар каралган – әнә шундый вакытларда, аеруча кич, җирлекләрдәге ачы хакыйкать инкярь ителүчән дә инде. Авыл башлыгына да авыр гаиләләрне барлап тору, кичекмәстән балалар тормышына куркыныч янаган очракларны районга хәбәр итү бурычы йөкләнде. Монда иң мөһиме – яман ат чыгудан куркып, авыр гаиләләрне яшереп калдырмау. Кулларда бала язмышлары – бу очракта битарафлык, ваемсызлык кичерелми,  яралы язмышлар белән шаярырга да ярамый! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X