Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кулларында һаман гармун

Аларны "сугыш чоры балалары" диләр. Алар турында күп язылды, ләкин берәү дә башкалар язмышын кабатламый. Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан район күләмендә төрле чаралар уза. Пучы балалар бакчасында тыл ветераны Зөфәр ага Имамовның гомер сәхифәләрен, сугыш...

Аларны "сугыш чоры балалары" диләр. Алар турында күп язылды, ләкин берәү дә башкалар язмышын кабатламый. Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан район күләмендә төрле чаралар уза. Пучы балалар бакчасында тыл ветераны Зөфәр ага Имамовның гомер сәхифәләрен, сугыш чоры хатирәләрен барлап, истәлек кичәсе оештырдык. 89 яшен тутырган Зөфәр ага - үзе бер тарих.
- Без алты бала үстек, - дип сүзен башлады Зөфәр ага. - Еллар авыр булса да, әни сүзеннән чыкмадык. Әти сугышка киткәч, өйдә мин олы булышчы булып калдым, бөтен авыр эшләр бала-чага җилкәсенә төште. Авыр көннәр башланды. Ашарга юк, кияргә булмады. 14-15 яшьтән МТСта эшләдем. Учетчыга укырга җибәрделәр. Ул чорда ирләр әз иде, мине трактор җыярга өйрәттеләр. Атка атланып, әллә ничә авылның җирен үлчәп йөрдем. Лаешта шоферлар курсында укыдым, аннан Пучыда тракторда эшләдем. Бик авыр еллар булды. Хәзер минем яшьтәгеләр юк инде...
4 яшендә тәүге мәртәбә алган гармунын кулдан төшерми ул.
- Яшь чагында көтү кайтканда, кичке җыеннарда уйнадым. Әкренләп мәдәният йортына да тарта башладылар. Хәзер 15 гармуным бар. Гармун уйнарга теләк кирәк, балалар, күңел ачарга бер корал ул , - ди Зөфәр ага. Үзенең тальян гармунында уйнап, балаларны сөендерде. Аның моңлануын һәммәбез сокланып күзәттек. Пучы балалар бакчасына Зөфәр аганың дүртенче буын оныкчыгы- Әмир Имамов та йөри, ул бабасы белән горурланып утырды. Кичә ахырында Зөфәр ага ихлас теләкләрен җиткерде:
- Дөньялар тыныч булсын, сабыйлар якты, матур тормышта яшәсеннәр. Бөек Җиңүгә тылдагы халыкның да өлеше күп керде. Балачагыбызда күп авырлыклар күрергә туры килде, сугыш бик күпләрне бәхетсез итте. Сезгә андый бәхетсезлекләрне күрергә язмасын!
Сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз башларыннан кичергән хөрмәтле ветераннарыбыз зур хөрмәткә, олы ихтирамга лаек.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев