Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кулъяулыгым – бүләгем

20 март көнне Балалар иҗат үзәге бинасында "Кулъяулыгым - бүләгем" район бәйгесе үтте. Аны Балалар иҗат үзәге, "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә, татар халкының милли-мәдәни мирасын саклау һәм баету, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне киңрәк өйрәнү, алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен...

20 март көнне Балалар иҗат үзәге бинасында "Кулъяулыгым - бүләгем" район бәйгесе үтте. Аны Балалар иҗат үзәге, "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә, татар халкының милли-мәдәни мирасын саклау һәм баету, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне киңрәк өйрәнү, алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү максатыннан оештырды.
Әлеге бәйге игълан ителгәннән соң, барлык мәгариф оешмалары аңа теләп әзерләнә башлаган. Чигүле кулъяулыклар барланган, сценарийлар язылган, әти-әниләр ярдәме белән киемнәр булдырылган. Бәйге көнне исә Балалар иҗат үзәге милли киемнәр кигән балаларның шат авазларына күмелде.
- Үзебезнең миллилекне күрсәтү максатыннан өченче ел "Илемне саклаучыга - чигүле кулъяулыгым" дигән бәйге уздырган идек. Анда чигүле кулъяулыклар гына каралды. Быел исә балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары арасында "Кулъяулыгым - бүләгем" дигән бәйге оештырырга булдык. Биредә катнашучылар милли киемнәрдән, кызның дус егетенә чигүле кулъяулык бүләк итү күренешен тасвирларга тиешләр. Моны кем ничек күз алдына китерә - шул рәвешле тәкъдим итәчәкләр. Балалар бик нык әзерләнгәннәр. Быел балалар белән эшләүгә зур игътибар бирергә уйлыйбыз, - ди "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Айгөл Галимҗанова.
- Язның бик матур көнендә без тагын милли хисләребезне барларга, милли гореф-гадәтләребезне искә төшерергә җыйналдык. Бу көн бөтендөнья бәхетлеләр көненә дә туры килгән икән. Шушы көндә балаларыбыз матур итеп татар кызлары, егетләре булып киенеп, елмаеп килеп керделәр. Аларның елмаюы белән бинага да шатлык хисләре таралды. Мондый миллилеккә корылган бәйгеләр бик кирәк дип саныйм. Бу балаларда үз милләтебезгә карата ихтирам хисләре дә тәрбияләүгә этәргеч бит, - ди Балалар иҗат үзәге директоры Әлфия Галиева.
Бәйге башланып киткәч, балалар үзләре дә кызыксынып иптәшләренең чыгышларын күзәттеләр. Балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең ихлас күңелдән сабантуй бәйрәмендә, егетләрне солдатка озатканда, каршы алганда, дуслык билгесе итеп бирелгән кулъяулыкны тапшыру мизгелләрен күрсәтүләре күңелдә чынлап та соклану хисләре уятты. Алар шушы күренеш аша халкыбызның гореф-гадәтләрен яңарттылар, аларны күңелләренә салып куйдылар. Мәктәптә укучыларның чыгышлары инде зурларга хас булганча, ике арадагы дуслык, мәхәббәт билгеләрен чагылдырган иде. Җырлы-биюле тамашаны сокланып күзәттек.
- Әлеге бәйгенең буласын ишеткәч тә, зур дулкынлану белән әзерләнә башладык. Сүзләрен язып, балаларга ятлаттык. Һәр бәйгегә әзерләнгәндә дә әти-әниләр ярдәменә таянабыз. Бу юлы да алар безгә бик нык булыштылар. Балалар үзләре дә сүзләрне теләп ятладылар. Мондый бәйгеләр балаларның сәләтләрен ачуга зур этәргеч дип исәплим. Бакчабызда милли гореф-гадәтләрне барлау, аларны искә төшерү буенча күп эш башкарыла, - дип, фикерләре белән уртаклашты Киров авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Зинфира Ганиева.
- Без гаиләбездә милли традицияләрне саклап яшәргә тырышабыз. Әлеге бәйгегә дә гаиләбез белән бергәләп әзерләндек. Өч балабызга да матур итеп, милли киемнәр тектердек. Чигүле кулъяулыклар булдырдык. Балаларыбызга шулай милли йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәтеп үстерергә кирәк дип саныйм, - ди Богады авылыннан Илфира Гаянова.
Жюри әгъзалары һәр чыгышны энә күзеннән үткәреп, өч төрле критерий буенча бәяләде: милли киемнәрнең үзара ярашуы, чигелгән кулъяулыкларның пөхтәлеге, төсләрнең сайланышы, балалар чыгышының эчтәлеге, үзара аралашулары.
Җиңүчеләргә "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсенең дипломнары тапшырылды.
Чарадан ВИДЕОЯЗМА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев