Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Куркынычсызлык кагыйдәләренә битараф калмыйк

Ел башыннан районыбызда 8 янгын чыгу очрагы теркәлде, янгында 1 кеше зыян күрде. Бәла сорап килми. Яз-янгын куркынычсызлыгы өчен иң киеренке чорларның берсе. Аеруча авыл җирлегендә. Беренче карашка гади генә, әмма зур әһәмияткә ия янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү аркасында купме аянычлы хәлләр килеп чыга, фаҗигаләр кабатлана. Төзек булмаган электр җиһазларын...

Ел башыннан районыбызда 8 янгын чыгу очрагы теркәлде, янгында 1 кеше зыян күрде.
Бәла сорап килми. Яз-янгын куркынычсызлыгы өчен иң киеренке чорларның берсе. Аеруча авыл җирлегендә. Беренче карашка гади генә, әмма зур әһәмияткә ия янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү аркасында купме аянычлы хәлләр килеп чыга, фаҗигаләр кабатлана. Төзек булмаган электр җиһазларын куллану, үз белдеклек белән электр үткәргечләрен монтажлау, мичләрнең, морҗаларның төзек булмавы, артык кызуы, корымнан чистартылмавы, ачык ут белән шаяру һәм башкалар. Җир кардан арынгач бакча эшләре башланып китә. Янгыннарның кубесе нэкь шушы чорга туры килә. Чүп яндырабыз дип каралты-курасыз, түбәсез калганнар шактый.
Бу чорда янгыннарның арту куркынычын куздэ тотып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 212 номерлы карарын игьлан итте.Карарда 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясында аерым янгынга каршы режим кертелу турында эйтелэ.Бу вакыт аралыгында нинди дә булса чуп-чар яндыру,ачык утта (шул ук вакытта мангалда,учакта азык эзерлэу),пиротехника куллану катгый тыела.Бу кагыйдәләрне утэмэгэн очракта административ жаваплылыкка тарту да каралган: - шәхси затларга 2 меннэн 4 менгэ кадәр; -вазыйфаи затларга 15 меннэн 30 менгэ кадәр; -юридик затларга 400 меннэн 500 менгэ кадәр.
Иминлегебез үзебезнең кулда. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф калмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев