Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК САГЫНДА: Янгын сүндерү бүлегенә гадәти булмаган экскурсия (+ФОТОЛАР)

Балаларга янгын хәвефсезлеге турында кечкенә чактан ук  төшендерү бик мөһим.

 Моңа ата-аналар һәм балалар бакчаларында  тәрбиячеләр тарафыннан да зур  игътибар бүленергә  тиеш.


Шырпы белән уйнауның нәрсә белән янавын аңлату, бигрәк тә янгын чыга калса нишләргә кирәклеге турында төшендерү мөһим.  Болар турында, әлбәттә, һәр ата-ана баласына сөйләп, аңлатып тора. Балалар бакчасында да бу темага зур әһәмият бирелә.


Әлеге уңайдан  13 февраль көнне Актанышның  2 нче санлы  “Ромашка” балалар бакчасы нәниләре 103 нче санлы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә  гадәти булмаган экскурсиягә килде.  Биредә эшләүче абыйлар аларны эш тәртибе, янгын сүндерү машиналары белән таныштырдылар. Шырпы белән уйнасаң, бик аянычлы хәлләр килеп чыгуы турында аңлаттылар.  Балаларга янгын сундеру кораллары һәм җиһазлары күрсәтелде.  

Реклама


Балалар хезмәткәрләргә үзләрен кызыксындырган бик күп сандагы сорауларын юлладылар. Очрашу ахырында күмәкләшеп төшкән фотосурәт нәниләр өчен аеруча якын иде –әлеге мактаулы хезмәт вәкилләре белән якыннан танышкач, балалар киләчәктә коткаручы булачакларын әйттеләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев