Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Куян, кош-кортны кем буа?

Соңгы атналарда 57 нче бистәдә яшәүчеләр зар елый. Аларның ихаталарына этләр кереп, куяннарын, кош-кортларын буып чыгып китә, диләр. Безнең иҗат төркеме зыян күрүчеләр белән аралашып кайтты.

 

Интернет челтәрләрендә пәйда булган фотоларга карагач ук, йөрәкләр жу итеп куя. Тезелеп яткан үле куяннар, тавыкларны жәлләп йөрәк әрни. Хуҗаларын кызганудан тамакка төер утыра. Хәләл көчеңне куеп үстергән кош-кортларын югалту җиңел түгелдер. Фотолардан күренгәнчә, куяннарның да, тавыкларның да сыртларыннан эләктергән эз күренә. Этләр булса, гел ботарлап бетергән булырлар иде дигән уйлар да килде. Әмма зыян күрүчеләр аларның эт икәнен үз күзләребез белән күрдек, диләр.

-Бер атна элек, иртән эт өргәнгә хатын уянып, тәрәзәдән барып караган вакытта ике эт өстәге оядагы алтынчы куянны буган. Ул кычкыргач, теге этләр челтәр астыннан чыгып киткәннәр. Бу этләрнең берсе олырак, берсе кечкенәрәк, ди. Якын-тирәдәгеләрнең дә куяннарын, тавыкларын будылар. Куянын да, кош-кортын да кемнеңдер этен ашату өчен үстермибез бит, -ди Фидәрис Тимеров, ачынып. – Үзебезнең балаларны эшкә өйрәтү, бергә ашау өчен тырышабыз. Моңа тикле андый хәлнең булганы юк иде.

Куяннарның оясы бикле булган. Этләр аны тешләп тартып ачкан.

Балаларны ишек алдына да чыгарырга куркырсың. Аларның кайчан киләсен кем белсен. Арттан килеп балаларга да, хатын-кызларга да ташланырга мөмкиннәр, ди. Әле казлары, тавыклары, чебиләре бар. Хәзер шулар өчен дә ут йотып яшәргә мәҗбүр алар. Чөнки ул тикле кош-кортны кайда яшереп тотмак кирәк. Бер кан, ит тәмен белеп алган ул этләрне кабат килмәсләр дип берәү дә гарантия бирә алмый.

Иң күп зыян күрүчеләрнең берсе булган Миләүшә Аграпова белән дә аралаштык.

-Мин аларның этләр икәнен үз күзем белән күрдем. Берсе соргылт төстә, икенчесе - кара. Икесе дә лайка токымлы этләр. Аларга әле тагын ике кечкенә көчек тә ияргән иде. Хәзер искә төшерүе дә авыр. Бер көнне иртән торып чыксам, җирдә 12 куян тезелеп ята. Аптырап калдым. Чөнки ояны кадак белән дә, келтинкә белән дә бикләгән идем. Алар шуларны каерып ачканнар. Куянны сыртыннан кабып, буалар. Үлгән куяннарда да, чебиләрдә дә бер генә эз. Өйрәтелгән ау этләре икәне күренеп тора. Чөнки ашамыйлар, ә үтереп кенә куялар.

undefined

Миләүшәнең куяннары 13 була. Берсе кәҗәләр янына кереп, качып кала. Анысын кире оясына ябып, ишеген кадаклап куя. Эт ишеген ача алмаган, ояның астагы ике тактасын каерып, кереп, соңгы куянын да үтерә.

Бу куяннарны гына аулый икән дип тынычланган идем генә, икенче көнне 8 күркәмне буды. Калганнарын да алыр иде, сиамский песием эткә каршы сугыша башлаган. Тавышка йөгереп чыктым, мине күрүгә, этләр чыгып качты. Өченче көнне читлекнең фанерасын куптарып, биш тавыкны, 11 чебине буган, - ди Миләүшә. – Балалар ризыгы бит бу дип этнең хуҗаларына күңелемнән шул тикле рәнҗедем. Иртәнге сәгать дүрттән торып карап үстердем бит мин аларны.

undefined

-Узган елның декабрь аенда дүртәр килограммлы 14 куянымны буып чыккач, участок вәкилләрен чакыртып, беркетмә төзеттем. Эшне районның административ комиссиясенә җибәрдек, диделәр. Инде бер ел була, хаман да комиссиянең карары юк әле. Ул этләрнең барысының да хуҗалары бар. Этләрен ычкындыралар, аларга чара күрелми. Ә кеше шулардан зыян күрә. Ул этләр мәктәптән кайтучы балаларга да ябышалар бит. Үземнең күз алдында кара төстәгесе бер баланың сумкасын йолкый башлады. Мин килеп җитеп кенә куып җибәрдем, - ди Йолдыз апа Әхмәдуллина.

-Җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең этләре ул. Аларга бер сүз әйтүче дә юк. Әмма кешеләрне шушы тикле мыскыл итәргә аларга беркем дә рөхсәт бирмәгән бит. Хәзер этләргә ау башланса, алар аны бераз ябып тотачаклар да, тынгач тагын чыгарачаклар, - дип борчыла алар.

Борчылулары урынлы шул. Әлеге очракта нишләп була, дигән сорау белән сукбай этләрне аулау белән шөгыльләнүче Илназ Мәгъдәновка мөрәҗәгать иттек.

-Чыннан да, 57 нче бистәдә яшәүче бик күпләр борчылып шалтыраталар. Анда яшәүчеләр белән сөйләштек. Күргән кешеләр әйтүенчә, алар нәкъ менә 57 нче бистәдә үскән этләр. Аларның һәрберсенең хуҗасы бар. Төнгә ычкындыралар, көндез күренмиләр, димәк бәйлиләр. Бер-ике көн төнлә дә сакладык, ике этне ихатасына тикле озатып та куйдык. Минем эт хуҗаларына шуны әйтәсем килә, әгәр лайка токымлы ау этләрегез бар икән, аларны төнгә ычкындырмагыз. Әгәр төнгә ычкындырсагыз, ул һичшиксез берәрсенең ихатасына кереп, зыян салачак.

-Этләрне бәйсез урамда йөрткән өчен административ чара да каралаган бит.

-Әлбәттә, шулай. Этләрен бәйсез урамда йөртүчеләргә административ җаваплылык каралаган. Әгәр эт асрыйсыз икән, аны карагыз, урамга чыгарып җибәрмәгез, диясе килә. Алган эт өчен хуҗалары җаваплы.

-Бу очракта зыян күрүчеләр нишләргә тиеш инде?

-Әгәр ихатада видеокүзәтү урнаштырылган икән, шуның буенча полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә була. Шуның буенча бергәләп карарбыз. Көндез йөргән сукбай этләрнең барысын да диярлек таныйм. Аларның кайда йөрүләрен дә беләм. Ә төнлә нигездә ияле, төнгә ычкындырылган этләр йөри.

-Әгәр дә төнлә йөргән этләрне тота алсагыз, нишләргә тиеш буласыз?

-Тоткан очракта, Вконтакте челтәрендәге төркемгә фотосын урнаштырабыз. Әгәр хуҗасы аны танып, мөрәҗәгать итә икән, этне аңа кайтарырга тиеш булабыз. Ә этен бәйсез, урамда йөрткән өчен хуҗасына беркетмә төзелеп, административ чара күреләчәк.

-Мәгълүм булганча, сукбай этләргә яшәү урыны Киров авыл җирлегендә урнашкан. Бу күпме урынны били, кешеләргә зыян салырлык түгелме?

-Приют ихатасы 7-8 сутый җирне били. Ихатасы төпкә ук батырып, биек койма белән әйләндереп алынган. Чокып та, сикереп тә чыга алмыйлар. Һәрбер эткә вольер булдырылачак. Бүгенге көндә һәрберсенең үзенең оясы бар.

-Әлегә күпме этне өйле итә алдыгыз?

- Бу эшкә яңарак кына керешкәнлектән, этләрне әле күпләп җыярга урыннар бик үк әзер түгел. Урамда йөрүче этләр бик күп. Шуның өчен беренче чиратта кешеләргә зыян салып йөргән, мәктәпкә баручы балаларны куркытып йөргәннәрен җыярга тырышабыз. Әлегә унлап этне шул приютка урнаштырдык. Минем халыкка нәкъ менә шундый куркыныч этләр турында хәбәр итсәгез иде. Кышка инде урамда йөрүче барлык сукбай этләрне дә җыеп бетерәчәкбез.

-Аларның киләчәк язмышын ни көтә?

-Приютка алып килү белән башта без аларны карантинда тотабыз. Аннан кирәк булса, стирилләштерәбез, вакцина ясатабыз. Шуннан кирәк кешеләр булса, бушка бирәбез. Хуҗа табылмаса, яшәүләрен дәвам итәләр.

-Этләрне ашатырга да кирәк бит. Болар кем хисабына алып барыла?

-Болар безнең хисапка башкарыла. Район хакимияте белән моның буенча килешү төзелде. Этләр бүгенге көндә майлы ботка белән туена.

-Урамда бәйсез йөргән этләрне аулау буенча, сезнең белән ничек элемтәгә керергә мөмкин?

-Миңа 89274698108 номеры буенча шалтырата аласыз. Шуны да әйтәсе килә, сукбай этләр үзләреннән-үзләре барлыкка килми. Этне асрарга алгач, кеше аны кирәге бетте, дип урамга куып чыгармасын иде. Алар да җан ияләре бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев