Актаныш

«Куянлыларны куркак димәс идем, кыю, югалып калмыйлар»

Республикада Куян, Аю, Бурсык һәм башка хайван, җәнлек, кош атамалы авыллар бар. Аюда яшәүчеләр, мәсәлән, без аю кебек көчле, дип горурлана. Кызык, авыл атамасы халыкның холкына да йогынты ясыймы икән? Без куян, ябалак, еланлыларның үткәне һәм бүгенгесе белән кызыксындык.

 


 

Бурсык

Хайван атамалы авылларга Актаныш районы бай. Монда  Куян, Бурсык, Әтәс (аны кайберәүләр  Әтәч дип йөртә), Елан да бар.

Районның Мәсәде авылы җирлеге башлыгы Флера Минһаҗетдинова сөйләгәнчә, Бурсык авылы тирәсендә каен, имән агачлары, куаклардан торган урманда бурсыклар күп булган, авылның исеме шуннан алынган.

– Монда  күченеп килгәч, кешеләрен дә бурсыкка охшаттым. Үз өннәреннән чыгарга куркып торалар иде.   Бурсык – качып яшәргә ярата торган хайван. Чокырны казып, тирәнгә төшәләр. Шунда ялгызы яки гаиләләре белән яшиләр. Мәктәптә укыганда, Бурсык  авылы исеме сәер кебек  тоелса да, хәзер шунда эшләгәч, башка фикер йөртәм. Элек-электән шундый исем бирелгән, аны үзгәртергә кирәк дип санамыйм, – ди Флера Минһаҗетдинова. – Иң өлкән авылларның берсе бу. Бүген халык саны кимүгә  таба бара. Анда  96 кеше яши. Күбесе – пенсионерлар. Алар  актив,  һаман да җырлап-биеп йөри әле. 1938 елда  бурсыклылар саны 788 булган.  Авылда  киез итек басканнар, тегү теккәннәр. Мәктәбе  булмаса да, клуб, медпункт бар. Халкы Бурсык белән Мәсәде авыллары арасында урнашкан  «Агыйдел» нефть кудыру станциясендә эшли.

Бурсыклар,  сирәк булса да, авылга килгәли икән. Әлбәттә, авыл халкы  мондый «кунак»ларның килүенә шат түгел. Котыру чиреннән куркалар. Бер елны бер бурсык эт белән сугышып киткән. Шуңа күрә авылга килмәүләре хәерлерәк.

Куян

Исеме дә, авылы да ошый куянлыларга. Бүген 95 йортта 252 кеше яши. Табигате матур. Җиде  күле бар. Халкы балык тоту белән шөгыльләнә.  Берәүләр итек басса,  икенчеләр мал-туар асрап, сөтен, маен, эремчеген ясап сата. Куян асраучыларны да очратырга була. Элек исә  куян фермаларына кадәр булган. Тиресен иләп, бүреген теккәннәр. Депутат Фәнис Газетдинов  авылга ярдәм итеп тора икән. Кышны озату бәйрәмен, Сабантуйларны күңелле итеп уздыралар.

«Куянлыларны куркак димәс идем, кыю, югалып калмыйлар», – ди Куян авылы клубы мөдире Роза Хәбетдинова. – Әле яшьләр «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашып кайтканнар. Куянлылар элек-электән  спектакль куярга ярата,  җыр-моңга гашыйк. «Хәзер сезгә куяннар спектакль куярлар» – дип  шаяртучылар да  бар.  «Агыйдел куяны» дигән китап чыккан. Авыл турында җырлары да  бар.

Куяннар да тик тормый, авылга килеп, кышларын  бакчадагы алмагачларны кимереп киткәли.

– Элек бу урыннарга Агыйдел  буеннан  кешеләр күченеп утырган.  Йортлар төзеп, нинди исем бирик икән, дип уйланып торганда, яннарыннан куян йөгереп үткән. Шуңа бәйләп, авылга  Куян дип кушканнар дип фаразлана, –диде Роза Хәбетдинова.

Елан

Элек  Елан  аерым авыл булса,  хәзер Чуракай белән  кушылган. Китапханәгә шалтыратып, тарихын  белешсәк тә, Еланның килеп чыгышы турында  мәгълүмат табып булмады. Шушы авылда туып, Мәскәүдә яшәүче юридик  фәннәр докторы,  хәрби  Салих  Шәмсунов  авыл тарихы,  нәсел шәҗәрәләре турында китап язарга җыена икән. Елан авылына багышлап җыр яздырткан. Чуракайда Шәмсун бабасы истәлегенә  мәчет салдырган.

– Еланны Җылан дип йөртәбез. Еланнар –  бик зирәк. Авыл  халкына да  шундый зирәклек хас. Анда  төп нигез саклана. Авылны онытмыйбыз, кайтып торабыз. Әле коронавирус килеп чыккач кына кайтып  булмады, – ди  Салих әфәнде. – Тарих белән кызыксынам. Уфа, Оренбург архивларында шактый гына булсам да, авылга кагылышлы төгәл мәгълүмат таба алмадым. 1804 елда   анда 70 ир-ат яшәгән. Башкортстаннан  дүрт ыру күченеп килүе билгеле. Берсе Тарак – безнең нәсел, калганнары – Чүкеч, Сәнәк, Дүңгәләк. Аланда елан күргәч, авылга  шулай дип кушканнар.  Кечкенә чакта җиләккә йөргәндә дә еланнар күп очрый  иде. Авыл элек зур: клуб, тегермән, мәктәп бар иде.

Белгеч сүзе

Гөлфия Һадиева, КФУ доценты:

– Татарстанның авыл атамаларының бер өлеше хайван һәм кош-корт атамаларына нигезләнеп барлыкка килгән. Борынгылар кешене хайваннардан, кошлардан  барлыкка килгән дип санаганнар. Ыруг-кабилә башлангычында ниндидер хайван  торган. Тарихи материаллар борынгы заманнарда хайван кушаматларының кеше исемнәренә күчүе хакында сөйли. Бу кайбер болгар кабиләләренең үз чыгышларын бүре, эт, барс һ.б. хайваннар белән бәйләүләреннән чыгып аңлатыла.

Ир балага юлбарыс кебек көчле булсын дип барс сүзеннән исем кушканнар. Болгарларның барсил кабиләсе атамасына нигезләнеп Мамадыш районында Бөрсет-Сукачы, Бөрсет авыл исемнәре барлыкка килгән.

Борынгы төрки халыкларда эт культы булу, төрки халыкларның этне яман көчләрдән саклый торган изге хайван итеп санаулары, аңа зур хөрмәт күрсәтүләре билгеле. Ономаст Гомәр Саттаров, болгар-татарларда ир бала талымсыз, авыруларга бирешми торган теләктән чыгып, яки эт елында туган ир балаларга «эт» мәгънәсенә ия булган сүзләрне кеше исеме итеп бирү йоласы булган, дип яза. Шушы йола нигезендә борынгы телебездә «эт» төшенчәсен белдергән көчек, канчык, әнчек, ногай, әнәк, әгер, барак, көпәк, күбәк сүзләре кеше исемнәре  булып та йөргәннәр. Мөслим районында  –Күбәк, Питрәч районында – Кибәк Иле, Актаныш, Сарман районнарында – Әнәк, Кукмара, Әгерҗе районнарындагы Көчек  дигән татар авыллары атамасының асылында  болгар-татарларның көчек исеме ята.

Мәҗүси заманнарда Ябалак, Чыпчык, Күке, Тургай, Торна исемнәре барлыкка килгән. Кеше исемнәренә нисбәтле Биектау районында – Чыпчык, Апас районында Ябалак авылы атамалары бар. Лаеш районында Пәрәү атамасының нигезендә борынгы-төрки пәрәү – «бозау» мәгънәсендәге кеше исеме ята.

Сәрия Мифтахова

Чынанак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: