Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КВНчылар йомгак ясады

24 октябрь көнне район мәдәният йортында квнчылар 17 нче сезонга йомгак ясады. 17-20 октябрь көннәрендә зона ярышларында 25 авыл җирлегеннән 24 команда катнашты, аларда 300гә якын үзешчән чыгыш ясады. Зона бәйгеләрендә җиңүче авыл җирлекләреннән алты команда - Зөбәер мәдәният йортының "Куык", Иске Байсардан "БСШ", Иске Богадыдан "Каенсаз", Яңа Әлемнән "Яңа...

24 октябрь көнне район мәдәният йортында квнчылар 17 нче сезонга йомгак ясады.
17-20 октябрь көннәрендә зона ярышларында 25 авыл җирлегеннән 24 команда катнашты, аларда 300гә якын үзешчән чыгыш ясады.
Зона бәйгеләрендә җиңүче авыл җирлекләреннән алты команда - Зөбәер мәдәният йортының "Куык", Иске Байсардан "БСШ", Иске Богадыдан "Каенсаз", Яңа Әлемнән "Яңа гасыр", Кәзкәйдән "Шырлык", Иске Кормаштан "Базар", Әтәс җирлегеннән "Калай әтәч" командалары финал уеннарында көч сынашты.
Быел квнчыларга тәкъдим ителгән тема "Көймәң комга терәлсә..." дип аталды. Сәламләү, ачык сәхнә, музыкаль осталык дәресе биремнәрендә уенчыларның теманы ни дәрәҗәдә ачуларына да игътибар итте жюри.
КВНда быел Иске Кормашның "Базар" командасы җиңү яулады. II урында - "Куык" командасы, Зөбәер һәм "Шырлык" командасы, Кәзкәй, III урында - "Яңа гасыр", Яңа Әлем, IV урында - "БСШ", Иске Байсар, V урында - "Каенсаз", Иске Богады, VI урында - "Калай әтәч", Әтәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев