Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кырлайга сәяхәт

Көзге октябрь аеныж изге җомга көнендә без, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Бөек Тукаебыз белән бәйле якларга, төгәлрәге Арча районы Кырлай авылына сәяхәткә кузгалдык. Тәүге тапкыр гына бу якларга сәяхәт кылучыларның күңелен нинди икән ул Тукай әсәрләрендә тасвирланган Кырлай авылы, аның табигате, шагыйрнең тормыш юлын чагылдыра алырдай нинди корылмалар,...

Көзге октябрь аеныж изге җомга көнендә без, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Бөек Тукаебыз белән бәйле якларга, төгәлрәге Арча районы Кырлай авылына сәяхәткә кузгалдык.
Тәүге тапкыр гына бу якларга сәяхәт кылучыларның күңелен нинди икән ул Тукай әсәрләрендә тасвирланган Кырлай авылы, аның табигате, шагыйрнең тормыш юлын чагылдыра алырдай нинди корылмалар, экспонатлар сакланды, элекке елларда һәм хәзерге вакытта Кырлай халкының яшәеше, тормыш-көнкүреше ниндирәк булган дигән уйлар биләде; кабат баручылар хатирәләрне кабат яңартырга теләделәр.
Табигатьтәге көзге үзгәрешләргә хозурланып, хакимлек иткән төрледән-төрле төсләргә соклана-соклана авылга килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Әйе, авыл табигате чыннан да бик матур, нәкъ Тукайның "Шүрәле" әкиятендәгечә. Төзек, матур авыл урамына аяк бастык. Сәяхәтебезне 1960 нчы елларда нигез салынган мемориаль комплексның музей-йортыннан башлап киттек. Музей бинасына барыр юлда матур-матур чәчәкләр, декоратив куаклар, төз агачлар һәм алар арасында зәвык белән урнаштырылган рәссам һәм сынчы Бакый Урманче тарафыннан эшләнгән Тукай әсәрләре геройлары "хуш килдегез" дигән сыман озата бардылар.
Музей-йортка якынлашкач, шул ук Б. Урманче ясаган мәһабәт Тукай һәйкәле каршы алды. Ык елгасы янына урнашкан бу бинага кергәч, дулкынлану катыш гаҗәпләнү хисе иңде күңелгә. Мөлаем экскурсовод Тукайның бала чагыннан алып бар тормыш юлын җентекле итеп сөйләп бирде, укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, шагыйрь белән бәйле кызыклы истәлекләр, мөһим ядкәрләр белән таныштырды. Музей-йортның икенче катында халык шагыйре иҗаты чагылган рәссам һәм мастерлар тарафыннан иҗат иткән гаҗәеп картиналар, экспозицияләрне, "Сөйкемле Шүрәле" конкурсында катнашып урын яулаган балаларның кул эшләнмәләрен карап сокландык. Соңыннан авыл уртасында урнашкан 1892 нче елда үзенә уллыкка алган Сәгъди абзый йортына юл тоттык. Бу йорт та, ихата-кура да нәкъ истәлек-ядкәрләрдә сурәтләнгәнчә икән, шул чордагы йортка аяк бастыкмени? Ихатага узуга уңда авыл халкының җир эшкәртү, иген үстерү, икмәк пешерү, сөт аерту, кыскасы тормыш-көнкүрешен чагылдырырдай бай экспонатлар белән җиһазланган келәт; янәшәдә сиртмәле кое, түрдә салам түбәле абзар. Абзарны узгач, бакча яклап тагын "байлыкка" тап булдык. Тукай геройлары, үзенчәлекле итеп урнаштырылган кызыклы мәгълүматлар белән таныштык. Соңыннан Сәгъди абзыйның йорты эченә уздык, Габдулла яшәгән чордагыча җиһазланган бу йорттан ул каядыр чыгып кына киткән, менә-менә кайтып керер кебек тоелды. Кайчандыр Тукаебыз яшәгән, быел бөек Тукаебызның юбилее уңаеннан иганәчеләр ярдәме белән яңартылган бу корылма-истәлекләр, чыннан да, күңелебезгә хуш килде.
Сәгъди абзый йорты күршесендә тагын бер музей-йорт булачак, бу йортта авылдан кулак буларак куылган бай яшәгән. Киләчәктә аны да музей итәргә уйлыйбыз, - диде. Инде анда реставрация эшенең башлангычы күзгә ташлана.
Корылмаларны карап, музейларда булып Тукаебыз узган бай да, гыйбрәтле дә, әрнүле дә, шул ук вакытта сокландыргыч та шәхеснең тормыш юлы белән таныштык. Экспонатларны карап, экскурсовод сөйләгәннәрне тыңлап Тукаебыз белән бу тормыш юлын шул мизгелдә генә булса да бергә үткәндәй күзалладык, татар халкының бөек улы белән горурландык.
Һәр караган корылма, экспонат күңелебездә ниндидер хис-тойгы уятты.
Кырлай рестонанында сыйланганнан соң, мәркәзебез Казанга юл тоттык. К.Тинчурин театры бинасында Х.Вахитның "Туй алдыннан" спектаклен тамаша кылдык.
Тел белән әйтеп бетерә алмастай хис-кичерешләр белән, рухи азык алып, сәяхәтебездән канәгать калып, кайтыр юлга кузгалдык.
Укытучылар көне уңаеннан шушындый күңелле мизгелләр бүләк иткән, чын мәгънәсендә бәйрәм ясаган милли мәсьәләләр буенча җаваплы методистыбыз Рәүфова Луиза Шәйхенур кызына, Айсылу Шакировага, шоферыбыз Илфар абыйга барлык укытучылар исеменнән зурдан-зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев