Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кырмысканың аяк тавышын кем ишетә?

Күңелне күреп булмый, әмма үзара мөнәсәбәтләрдәге җылылыкны, ихласлылыкны тою өчен Каф таулары артына барырга да кирәкми. Рамазан ае ураза тотучы райондашларыбызның үзара элемтәсен тагын да ныгытты. Йортларда, мәчетләрдә үтүче ифтар мәҗлесләре, бергәләп укыган тәравих намазлары гыйлем эстәүгә - дини һәм дөньяви белемнәребезне тирәнәйтүгә дә сәбәпче булды. Тынычлык, иминлек булганда гына...

Күңелне күреп булмый, әмма үзара мөнәсәбәтләрдәге җылылыкны, ихласлылыкны тою өчен Каф таулары артына барырга да кирәкми.
Рамазан ае ураза тотучы райондашларыбызның үзара элемтәсен тагын да ныгытты. Йортларда, мәчетләрдә үтүче ифтар мәҗлесләре, бергәләп укыган тәравих намазлары гыйлем эстәүгә - дини һәм дөньяви белемнәребезне тирәнәйтүгә дә сәбәпче булды. Тынычлык, иминлек булганда гына дөньяви һәм дини белем алырга була, ә инде балага тәрбия, иң элек, гаиләдә бирелә. Бу уңайдан Рамазан аенда ураза тотучы мөселман кардәшләребез матур үрнәк тә күрсәтте. Гает бәйрәме Җәмигъ мәчетендә балалар өчен мул табын артында үтте, мавыктыргыч уеннар, истәлекле бүләкләр белән хәтергә уелды.
- Сабый чагында балаларыгызга Аллаһы Тәгаләне мактагыз, кызыксындырыгыз. Аллаһы Тәгалә кырмысканың да аяк тавышын ишетә. Балагызга мондый хикмәтләр хакында сөйләгез, күркәм сүзләр әйтегез. Сабый чагында баласына ата-ана Аллаһы Тәгаләне мактамаса, олыгайгач, ата-ана баласыннан Аллаһы Тәгаләгә зарланыр икән. Тиздән Корбан бәйрәме дә җитәчәк. Корбан итеп чалырмын, дип гозерләнеп, Ибраһим с.г.в. Аллаһыдан угыл сорады. Исмәгыйль с.г.в. дөньяга килгәч, Аллаһы Ибраһим с.г.в.ны ничек сынады дип уйлыйсыз? Улын корбан итеп чалыр микән, дипме? Юк. Улына нинди тәрбия бирер икән, дип. "Улым, мин сине корбан итеп чалырга вәгъдә биргән идем", - ди ул. "Әтием, нинди вәгъдә биргән булсаң, шуны үтә, мине сабыр итүчеләрдән табарсың", - ди улы. Шундый уллар, кызлар тәрбияләргә насыйп булсын һәммәбезгә дә. Компьютер, телевизор артында утыручы балаларга кечкенә генә эш кушасы булса да, берничә тапкыр әйтергә туры килә. Шуңа да безнең төп максатыбыз - иманлы балалар тәрбияләү, үзебез дә үрнәк булу, - район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның вәгазьләрендә кабатланган фикерләрнең тормыштагы матур үрнәген күрсәтте ислам дине йолалары буенча яшәгән райондашларыбыз гает көнне. Мөселман гаиләләр берләшеп, хатын-кызлар һәм балалар өчен Җәмигъ мәчете каршында мавыктыргыч уеннар белән үрелеп баручы бәйрәм-тамаша оештырдылар.
Илина Арсланова,бәйрәмдә катнашучы әни:
- Гает бәйрәмен балалар көтеп ала. Быел да: "Кайчан мәчеткә барабыз?" - дип сорап кына тордылар. Рухи күтәренкелек бүген, ай дәвамында тоткан уразаларыбыз кабул булсын, күңелләр сафланды, нечкәрде. Рамазан йөрәкләрне, күңелләрне, уй-фикерләрне берләштерде. Ай дәвамында 10 яшьлек бала да, 80 яшьлек өлкән кеше дә бер халәттә яшәде. Сабыр иттек. Су белән ипинең дә никадәр тәмле, ләззәтле икәнен аңладык. Ризыкны исраф кылмаска өйрәндек. Менә хәзер балаларыбызга бергәләп бәйрәм ясыйбыз. Мөселман ир-атлар ярдәме белән мул табын кордык, уеннар оештырабыз, бүләкләр бирәбез. Без шулай бер-беребезнең идеяларын хуплыйбыз, күтәреп алабыз, берләшәбез, ярдәмләшәбез.
Мәрьям Хисмәтова, Зәринә Заһертдинова, бәйрәмдә катнашучы кызлар:
- Сумая апа чакыруы буенча килдек бүген. Бик күңелле, бик рәхәт. Гел яхшылыклар турында гына сөйләшәбез монда. Изге сүзләр һәр яфракта, һәр үләндә бар кебек. Рамазан аеның каникул вакытына туры килүенә сөендек. Берничә көн булса да, ураза тоттык. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгаләнең туры юлыннан барырга насыйп булсын иде.
Айлак Нгуни, инглиз теле укытучысы, кунак:
- Ай дәвамында гаҗәеп атмосфера булды. Ураза тотучылар гыйбадәттә булдылар. Аллаһы Тәгалә мәхәббәтенең кыйммәтен беләләр алар. Бүген Ленар дустымда кунакта булдым. Аллаһы Тәгалә аңа да Рамазан уразасын тотарга көч бирде.
Айдар Шәйхин, гимназист:
- Мәчеттә үтүче ифтарда, тәравих намазларында катнаштым. Аллаһ турында, дөнья, киләчәк турында бергәләп фикер дә алыштык анда. Музаффар хәзрәт эчтәлекле вәгазьләр сөйләде. Бердәм гаилә итеп хис иттек үзебезне.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев