Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кышкы ауда балыкны эзләп табасың

15 март көнне район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте "Нептун" балык хуҗалыгы белән берлектә "Эльдорадо" сәүдә кибете җитәкчесе Илнур Хаҗиев иганәчелегендә Әҗәкүл авылы янындагы сулыкта балыкчылар ярышы үткәрде. Матур традициягә әйләнгән бәйге быел да һәвәскәрләрне үзенә туплады. Ут күршеләребез дә үз көчләрен сынарга, хәл-әхвәл белергә чыккан иде. Мавыктыргыч шөгыль дә, табигатьтә...

15 март көнне район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте "Нептун" балык хуҗалыгы белән берлектә "Эльдорадо" сәүдә кибете җитәкчесе Илнур Хаҗиев иганәчелегендә Әҗәкүл авылы янындагы сулыкта балыкчылар ярышы үткәрде. Матур традициягә әйләнгән бәйге быел да һәвәскәрләрне үзенә туплады. Ут күршеләребез дә үз көчләрен сынарга, хәл-әхвәл белергә чыккан иде.
Мавыктыргыч шөгыль дә, табигатьтә үзең генә калып ял итү дә, күңел тынычлыгы табу да ул - балык тоту. Ә монысы башкача - күптәнге дуслар очраша, мәзәк хәлләр сөйләнә, ярышу өлеше күңелне җилкендерә, җиңүчеләр билгеләнә.
Быелгы бәйгенең җиңүчеләре
Авырлык буенча В.Тарасов (Илеш) - I, И. Хафизов (Актаныш) -II, Р.Хаҗиев (Актаныш) - III; саны буенча В.Тарасов (Илеш) - I, И.Хафизов (Актаныш) - II, И.Басыров (Актаныш) - III урында. Иң зур балык тотучы И.Зыязетдинов (Актаныш). Иң өлкән катнашучы - Ф.Әхмәтвәлиев, иң яшь катнашучы - А.Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев