Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кыр хәбәрләре:көзге культураларның торышы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең уңдырышлылыгына һәм көзге культураларның торышына, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 2021 ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар 552 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан 435 мең га - көзге бодай һәм 111,5 мең га - көзге арыш.

Быел мәйданнарның 42 %ында оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчелгән. Көзге культураларның торышы 98 %тан артык мәйданда яхшы дип бәяләнә. 94 мең га мәйданда көзге культуралар иминләштерелгән.

Республика кырларының күпчелегендә кар катламының биеклеге - 23-52 см, Азнакай һәм Бөгелмә районнарында - 17-19 см.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында, көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып, тикшерү уздырдылар.

Уҗымнарның кышлавы уңай һава шартларында бара. Шулай ук куаклану төеннәрендә шикәр микъдары да югары (26-36%), бу исә вегетация башлану чорына аларның уңышлы сакланышын тәэмин итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев