Актаныш

Кытайдан студентлар кайчан кайта? Коронавирус ничек йога? Коронавируска нинди билгеләр хас?

Кытайда коронавирус 2019-nCoV колач җәя. Анда инфекция үтеп кермәгән бер төбәк тә калмаган, диләр. Быел Кытайда Яңа ел бәйрәмен дә, студентларның каникуллар чорын да менә шушы мәкерле яңа чир бозды.

Яңа төр вирус Кытайда декабрь азагында килеп чыкты. Кытай эпидемиологлары фикеренчә, чир чыганагы — Ухань шәһәрендәге диңгез продуктлары базары булуы ихтимал. Яңа вирусны ярканат яки Кытай еланнары коронавирусы китереп чыгарган, дигән фаразлар бар. Хубэй провинциясендәге 11 млн кеше яши торган Ухань шәһәрен 22 гыйнварда хакимият карантинга япкан иде. 24 гыйнварда массакүләм мәгълүмат чаралары Ичан шәһәрендә дә карантин игълан иткәннәре турында язды.

Шау-шу хәйран купты инде, тик, белгечләр әйтүенчә, ул кадәр чаң сугарлык хәлләр юк. Ник дисәң, коронавирус йогу һәм үлем ихтималлыгы гадәти грипп һәм пневмониядән түбәнрәк тә икән.

Коронавирусның үлем күрсәткече ике процент

Рәсми мәгълүматлар буенча, бүген дөньяда коронавирусның 24 меңгә якын очрагы билгеле, үлүчеләр саны 500 гә якынлашкан.

Яңа вирус диңгез ризыклары базарыннан килеп чыккан дигәч, коронавирус капшавычлы сигезаяк рәвешендә күз алдыма килеп баса. Менә ул капшавычларын акрынлап башка илләргә дә суза кебек тоела — чыннан да, вирус 28 илгә үтеп кергән.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтүенчә, моңа кадәр коронавирусның бер төре белән авыручылар инде теркәлгән булган. Ул коронавирус аркасында атипик пневмония (SARS) 2002 елның ноябрендә теркәлгәнен, ул вакытта Кытайда 8 меңнән артык кеше авырганын, 813 кеше үлгәнен искәртте. Үлем дәрәҗәсе 9 процент тәшкил иткән. Якын көнчыгыштагы респиратор синдромда үлем хәтта 36 процент булган. Әйткәнемчә, коронавирусның үлем күрсәткече ике процент дип исәпләнә. Баксаң, үлемгә китереп җиткерү ягыннан караганда, ул грипп белән үпкә ялкынсынуыннан (пневмония) куркынычсызрак та икән.

— Коронавирустан үлем күрсәткече ике процент, пневмония һәм грипптан югарырак — биш процент тирәсе. Яңа вирусның йогу ихтималлыгы А гриппына караганда түбәнрәк, — диде Любовь Авдонина.

Мохиттә коронавирус озак яши алмый икән, уенчыкларда, төрле предметларда, ниндидер өслекләрдә берничә сәгать кенә саклана ала. Шуңа күрә, белгечләр әйтүенчә, көнкүреш предметлары аша йогу ихтималлыгы түбән. Любовь Авдонина сүзләренчә, вирус дезинфекция чараларына бик сизгер һәм югары температураларга чыдамсыз, 65 градуста ул үлә.

Коронавирус ничек йога?

Коронавирусның, грипп һәм үтә көчле респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) кебек үк, һава-тамчы юлы белән йогуы билгеле. Пычрак кул белән күзләрне уганда да, вирус кеше организмына үтеп керергә мөмкин.

— Коронавируслар гаиләсенә 40лап РНКлы вирус кергән. Алар барысы да ОРВИ төркеменә керә. Грипп, ОРВИ кебек үк, йөткерү, сөйләшү, төчкерү аша йога. Коронавирусның яңа төре кешеләргә дә, хайваннарга да зыян салырга мөмкин. Инфекция чыганагы еланнарның кайбер төрләре, ярканатлар, дөяләр дип санала. Бүген әле галимнәр яңа төр вирусны җентекләп өйрәнү стадиясендә, — диде Авдонина.

 

Коронавируска нинди билгеләр хас?

Коронавирус 2019-nCoV пневмония, грипп белән охшаш, тик коронавируста чир тизрәк үсеш ала икән. Коронавируска борынга томау төшү, коры ютәл, бизгәк, температура күтәрелү, сулыш алу кыенлашу, күкрәк өлеше авырту, гомуми хәлсезлек хас дип аңлаталар.

Любовь Авдонина сүзләренчә, коронавирусның инкубацион чоры ике көннән 14 тәүлеккә кадәр. Кытайдан кайткан халыкны табиблар шушы вакыт эчендә даими күзәтеп тора.

— Грипп вирусы кебек үк, коронавирус яше 60тан узганнарга, балаларга куркыныч. Балаларда эч китү, косу симптомнары булырга мөмкин. Коронавирусны лаборатор юл белән генә раслап була, симптомнар этабында аны аеру мөмкин түгел. Шуңа күрә ОРВИ билгеләре булган кешеләр барлык үтә көчле респиратор инфекцияләргә һәм коронавируска тикшерелә. Шулай гына ачыклый алабыз, — диде Любовь Авдонина.

Коронавирус белән бәйле рәвештә, ул Кытайда булган кешеләр җентекләбрәк тикшерелүен ассызыклады, тик журналистларны төгәллеккә өндәде.

— Дөрес мәгълүмат җиткерергә өндим. Алар барысы да ОРВИ симптомнары булган кешеләр, коронавируска шиге булганнар түгел. Без тикшермичә аларда нәрсә булганын әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә «коронавируска шикләнеп, шул-шул кешеләр тикшерелә» дип язу дөрес түгел. Әйе, коронавирустан өзлегү нәтиҗәсендә пневмония булырга мөмкин, ләкин бу чума түгел. Шундый ук һава юлы белән күчә торган инфекция. Аның безнең территориягә керү куркынычы булуын да аңлыйбыз, ләкин профилактик чарасын күрсәң, саклансаң, бу куркынычны минимальләштереп була. Ажиотаж ясарга кирәкми. Эш штат режимында бара, — диде Любовь Авдонина.

Татарстанда коронавируска тикшерү ничек бара?

Роспотребнадзор вәкиле дәүләт чиге аша үтү пунктларында — «Казан» һәм «Бегишево» аэропортларында инфекцион чирләр буенча вазгыять тыныч булмаган төбәкләрдән килүчеләргә контроль көчәйтелгәне турында сөйләде. Анда стационар һәм күчмә тепловизион җиһазлар кулланыла.

— Пассажирларны, экипаж әгъзаларын сораштырабыз. ОРВИ билгеләре булган кешеләр хастаханәгә салына. Алардан өч төрле материал алына, авыз-борын куышлыгыннан ягым (мазок), бәвел һәм кан тикшерелә. Тулысынча тикшерелгәч кенә, нинди инфекция булуы турында нәтиҗә чыгарабыз, — диде ул.

Декабрь азагыннан 349 рейс, шул исәптән Кытайдан 9 рейс тикшерелгән. Табиблар 55 меңнән артык пассажир, шул исәптән Кытайдан кайткан 3177 кешене караганнар. ОРВИ симптомнары белән 9 кешедә коронавируска анализ нәтиҗәләре тискәре булган. Любовь Авдонина әйтүенчә, бүген шикле кешеләр ачыкланса, табиблар өчен эш тәртибенең төгәл алгоритмы эшләнгән. Медицина оешмалары авыруларны кабул итүгә әзер.

Любовь Авдонина аңлатканча, профилактик чараларга игътибар артуны коронавирус белән генә бәйләп карарга һәм хафаланырга кирәкми.

— Хәзерге вакытта ОРВИ һәм гриппның да сезонлы күтәрелеш чоры. Татарстан буенча авыру күрсәткечләре эпидемия чигеннән сигез процентка, Казанда 30 процентка артты. Гриппның да 170 очрагы теркәлде. Шулай булгач, бүгенге профилактика чаралары яңа коронавируска гына түгел, һава-тамчы юлы белән күчә торган башка авыруларга — ОРВИ, гриппка юнәлтелгән. Сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать транспортларында дезинфекция көчәйтелде, — диде.

Любовь Авдонина ОРВИ, салкын тию билгеләрен сизгән һәркемгә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте. Инфекцияләрдән саклану өчен битлек кияргә киңәш итте. Тик аны ике сәгатьтән артык кимәү шарт. Юмаган куллар белән авыз, борынга кагылу, күзләрне ышку да ярамый.

Кытайдан студентлар кайчан кайта?

«Татар-информ» бәйрәмнәр, каникуллар тәмамлангач, Татарстанга 1800гә якын студент кайтачак, дип язган иде.

Кытайдан безгә кайтачак студентлар саны әлегә тәгаен билгеле түгел. Любовь Авдонина «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләгәнчә, Кытайдан Татарстанга студентлар кайтыр алдыннан, вуз ректоратлары ведомствога алдан хәбәр итәчәк.

— Әлегә без бу мәгълүматны төгәлләштерәбез. Кайбер вузлар мондый студентларга каникулларны озайтты. Татарстаннан Кытайга киткән студентлар вазгыять тынычланганчы мартка кадәр калырга мөмкин. Әлегә төрле позицияләр. Россия буенча тулаем шундый тәкъдим килеп иреште, мөмкин булса, каникулларны озайтачаклар. Шуңа күрә бу тәкъдимнән файдаланырлармы яки кайтырлармы — белмибез, — диде ул.

Аның сүзләренчә, кайткан очракта да, студентлар эчке рейслар белән кайтачак, чөнки бүген Кытайдан рейслар юк.

— Шанхай, Пекин, тагын ике шәһәрдән бар, ләкин алар Мәскәүгә яки башка шәһәргә генә кайта ала, аннары эчке рейслар белән Татарстанга кайту мөмкин. Безнең үзара мәгълүмат алмашу көйләнгән, без алар турында вуз ректоратыннан гына беләбез. Кайтканда безгә оператив төстә алдан хәбәр итәчәкләр. Татарстанга кайтачак студентларны, шулай ук, гадәттәгечә күзәтәчәкбез. Симптомнар булса, тикшерәчәкбез, — диде Любовь Авдонина.

Коронавирус атамасы каян чыккан?

Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Фәхертдинов коронавирус атамасының мәгънәсен аңлатты.

— Вирус таҗ (корона) рәвешендә, шуңа шулай атала. Ул элек тә булган, ләкин нигездә, хайваннар арасындагы төре генә, ә хәзер кешеләр арасында тарала башлаган. Элек кешеләр авырса да, хайваннардан йогып авырганнар, бу очракта да Кытайда базардагы кыргый хайваннар итеннән авырганнар бит. Чыганагы кыргый хайваннар ите дип санала. Вирусның мутациясе булганлыктан, кешеләр арасында күбәя диләр, — дип ул сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Без бит бака, елан ите, кипкән тараканнар ашый торган халык түгел»

Реклама

Рамил Гали

Язучы Камил Кәримов:

— Бу дөньяда ике линиядә халыкны борчу бара. Берсе аның полиция, икенчесе медицина. Медицина «башта сезгә вакциналар ясыйбыз» дип сөйли, хәзер яңадан яңа проблемалар уйлап табалар, өстәмә грант, субсидия алу өченме бу. Медицина чамадан тыш хакимиятне үзенә алды. Алар, гомумән, хәзер идарә итә башлады халык белән. Кайсы гына сериалны ачма — беренче планда медицина, хастаханә, авария, «скорая», акча түләп дәвалау һәм акылдан шаштыра торган дару рекламасы. Нинди дару турында реклама булырга мөмкин, даруны табиб язып бирергә тиешлеген белә торып. Ә кая башка тормыш? Авыл хуҗалыгы, сәнәгать, әзрәк гади кеше язмышы. Юк бернәрсә!

Мин шуңа күрә моңа хәзер бик скептик рәвештә, бик икеләнеп, шикләнеп карыйм, тагын берәр уйлап табылган акча ясау уены түгелме икән, дим. Самолеттан егылып төшеп 350 кеше үләргә мөмкин, ә монда беренче көннән ук 150 кеше үлде дип, бөтен дөньяны дер селкетәләр. Аны мыштым гына эшләп булмый микәнни, медицинаның көче, акчасы җитмиме?! Мин бу әйберне аңламыйм. Бу әйбергә икеләнеп, рәнҗеп карыйм.

Без белмәгән әллә нинди чирләр бардыр. Без бит бака, елан ите, кипкән тараканнар ашый торган халык түгел. Ник без башка халыкның чирен үзебезгә күчереп маташабыз?! Бәлки, ул вируслар безнең организмда яши дә алмый торгандыр. Без бит Аллага шөкер, бары тик үзебез үстергән байлык белән генә яшибез. Моны уйлый-уйлый башларым авырта инде. Медицина шулкадәр сеңдерә моны. Без хәзер хафаланып «И, Ходаем» дип, шушы агониядә йөрибез.

Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров:

— Кытай ерак, без монда. Аерым зур хафалану, курку, гел шул турыда гына уйлап йөрүләр юк үзе. Шулай да, мондый проблема бар һәм тиз тарала икән, саклану чаралары кирәк дип уйлыйм. Сакланганны саклармын дигән бит.

Мин теләсә нинди профилактика чаралары булыша дип саныйм. Коронавируска карамастан, көн саен борын юдыру һәм башка гигиена чараларын үтим, элеккеге кебек, хәзер дә актив тормыш рәвеше алып барам, спорт белән шөгыльләнәм.

Саба укытучысы Ризидә Гаттарова:

— Андый чир барлыгына ышанмыйм да, безгә килеп җитәр дип курыкмыйм да.

«Мөселман кешеләреннән „коронавирус“ түгел, „коранавирус“ дип сүз тарала»

Социаль челтәрләрдә коронавирусны Исламга бәйләп хәбәр таратучылар да пәйда булды. Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин безгә бу уңайдан аңлатма бирде. Дин әһеле дәүләтләргә каза килүдә гаделсезлек сәбәп булуына басым ясады.

— Аллаһы Тәгалә, гаделсезлек булу сәбәпле, дәүләтләрне җимерә. Гаделлек ул — дәүләткә көч бирә торган нәрсә. Әлбәттә, Кытайдагы бу вазгыять, яңа бер авыру таралуы борчый. Шул ук вакытта без андагы кече халыклар уйгурларның ничә еллар кимсетелеп, бөтенләй кешегә санамыйча, юкка чыгарылуына да борчылмый калмыйбыз, чөнки алар кардәшләребез.

Әгәр дә ислам дәүләте дип танылган җирдә дә башка бер милләтне, хәтта мөселман булмасалар да, шулай кимсетсәләр, бу да безне борчырга тиеш, чөнки бу гаделсезлек. Галимнәребез әйткән: «Аллаһы Тәгалә гадел дәүләтне күтәрер, аңа көч-куәт бирер, хәтта ул мөселман дәүләте булмаса да, ә залим, гаделсез, башкаларны кимсетүче дәүләтне җимерер, гәрчә ул дәүләт мөселман дәүләте булса да», ди. Шуңа күрә дәүләтләрнең көчле булуының нигезендә гаделлек ята. Әлбәттә, Кытайда андый нәрсә килеп чыкса, гаделсезлек үзенә кайтачак.

Интернетта вируска бәйле бик күп хәбәрләр йөри, кызганыч, әкиятләр дә күп. Мөселман кешеләреннән «коронавирус» түгел, «коранавирус» дип сүз тарала, чөнки кытайлар уйгурларны рәнҗеттеләр, Коръәннәрне яндырдылар дигән сүз бар. Янәсе, Кытай җитәкчелеге аңлаган икән гаепләрен, хәзер инде мөселманнарга карата яхшырак булырлар, хәтта Премьер-министры да кереп намаз укып чыккан икән дигәннәре дә бар.

Мондый сүзләр күп, кайберсендә көләсе да, елыйсы да килә, ахмак язулар да бар. Кызганыч, шушы хәбәрләрне Интернетта тикшермичә башкаларга җибәрү бар. Пәйгамбәребез әйткән: Исламда ялган тарату — зур гөнаһ, чөнки син кешене адаштырасың, туры юлдан яздырасың, хакыйкатьне югалтасың. Пәйгамбәребезнең «ишетү белән күрү бер түгел» дигән сүзе бар. Бу әйберләрдән сак булырга кирәк. Әлбәттә, рәнҗибез, Кытайның сәясәте белән килешмибез, ләкин без аларга, «сезгә шул кирәк», дип, җәза килгән өчен сөенмибез.

 

Роспотребнадзор яңа коронавирус белән бәйле авыруларны булдырмас өчен, саксызлык чараларын үтәү кирәклеген искәртә.

— Вазгыять тынычланганчы Кытайга бармаска.

— Башка илләргә сәяхәт алдыннан эпидемиологик хәл турында сорашырга.

— Хайваннар, диңгез продуктлары сатыла торган базарларга бармаска.

— Бары тик термик эшкәртелгән, шешәләргә салынган суны гына кулланырга.

— Кытайда зоопаркларга, хайваннар булган чараларга бармый торырга.

— Битлекләр кулланырга.

— Халык күпләп җыелган урыннардан соң һәм ризык ашаганчы кулларны юарга.

— Кытайдан кайткач, 14 көн дәвамында сәламәтлеккә игътибарлы булырга.

— Россия территориясендә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән очракта, Кытайда булу вакытын һәм урыны турында хәбәр итәргә.

 

«Татар-Информ» язганча, Россиядә Төмән өлкәсе һәм Байкал аръягы краенда коронавирусның ике очрагы расланды. Алар икесе дә кытайлылар.

Ил хакимияте халыкны саклау чараларын күрә. Премьер-министр Михаил Мишустин, коронавирус таралуга чик кую чарасы сыйфатында, Ерак Көнчыгышта Россия чиген ябу турында фәрман имзалаган иде. Россия Хөкүмәте Кытай белән ике арада транспорт хәрәкәтен дә чикләде.

 

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Тулырак: intertat.tatar/news

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: