Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кызлар, бүген чәчләрегезне таратып йөрмәгез!

Югыйсә, булачак ирегез гел юлда булачак, өйдә сирәк күренәчәк. Бүгенге көнгә карата тагын күп кызыклы сынамышлар бар.

Аларга ышансак, бүген һич кенә дә саранлык күрсәтергә ярамый. Бүген саранлык билгеләре күрсәткәннәрнең ишегенә хәерчелек шакыячак, бәхет һәм уңыш качачак икән.

Бүген, гомумән, финанс темасына бик сөйләшергә ярамый. Запас акчаларыгыз булса, аларны бүген санамагыз.

Бурычка он, тоз, шикәр сораудан да бүген тыелыгыз, гүзәл затлар, югыйсә сөеклегез еш кына чит өйдә сыйлана башлар.

Өстәлне кәгазь салфетка белән сөртә күрмәгез! Өй иясен ачуландырырсыз, өйдә тавыш чыгар.

Ашалып бетми калган ризыкларны да бүген ташламагыз, хайваннарга ашатыгыз, табыныгыз гел мул булыр.

Бүген хәерле дип саналган эш — гафу үтенү. Кемнәрне рәнҗеттегез, ялгыш сүз әйттегез, ярамаган гамәл кылдыгыз, исегезгә төшерегез һәм ихлас кичерү сорагыз. Югыйсә негатив йөк озак вакыт күңелегездә йөреп, яшәргә тынгылык бирмәс.

            Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кызык дөнья Бу кызыклы