Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КЫЗЫКЛЫ СӘЯХӘТ: "Ромашка" бакчасы нәниләре янгын сүндерүчеләр белән очрашты (+ФОТОЛАР)

13 июнь көнне район үзәгендә урнашкан 103 нче санлы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге нәни кунакларны кабул итте. 

 Актанышның  2 нче санлы  “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу көнне мактауга лаек хезмәт вәкилләренең эш шартлары, аларга билгеләнгән вазыйфалар, сүндерү машиналары  белән таныштылар. 

Бүлек вәкилләре исә балаларга янгынның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы хакында бәян иттеләр. 

Экскурсиягә килгән нәниләр үзләре ясаган рәсемнәр аша янгынга каршы булган белемнәре белән уртаклаштылар. Шырпы  белән уйнарга ярамаганны да алар яхшы аңлый. Бүгенге очрашу исә бу нисбәттән үтемле бер чара ролен үтәде. 

Экскурсия ахырында хезмәткәрләр һәм балалар күмәк фотосурәткә төште.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев