Кызыл китапны бастыруга ник рөхсәт юк?
Актанышның Кызыл китабы берәр заман басылып чыгармы? Ул инде 12 ел элек үк район басмаханәсендә наборга җыелып куелган. Авторы – үзебезнең як кешесе, Иске Айманда яшәүче һәвәскәр тарихчы, профессиональ биолог Мулланур Мәҗитов. Студент чагында Кавказга барган, Эльбрус тавына менгән. Нык ихтыярлылык шул чагыннан ук килә.
Мулланур Мәҗитов туган ягының табигатен җентекләп өйрәнгән. 2002 елда Иске Айман җирлегенең Кызыл китабын басмаханәдә бастырып чыгарган. Актаныш районының да Кызыл китабын әзерләгән. Аны нәшер итәргә район җитәкчелегеннән рөхсәт тә алган. Кульязмалар, компьютерда җыелып, каралама китап рәвешендә төпләнгән. Әмма ТР Экология министрлыгында: “Районнарга Кызыл китап чыгарырга рөхсәт бирелмәде”, – дигәннәр. Әлеге басма дөньяга чыкмыйча кала. Ләкин өметләр өзелмәгән әле.
Мулланур Локман улы яшүсмер чагында ук урманга барырга ярата. Кызыклы үсемлек күрсә, аны алып кайтып, бакчаларына утырта, сынап карый. Өй шартларында үзләрен ничек хис итә, нинди файда бирә, нәрсә өчен кулланып була – барысын да өйрәнә-өйрәнә, үсемлекләр дөньясына кереп китүен сизми дә кала.
Мәктәптә укыта башлагач, үзе белән укучыларны да ияртә. Походлар оештырыла, әңгәмәләр, кичәләр үткәрелә. Үсемлекләр, җәнлекләр,
кошлар дөньясы, экологияне кайгырту, табигатьне яклау темасы телдән төшми, уйдан китми. Бигрәк тә, Кызыл китапка кергәннәре кызыксындыра.
– Безнең җирлектә аз калган табигать байлыгын сакларга кирәк. Ярдәм кулыңны сузмасаң, булышмасаң, табигатебез ярлыланачак. Бакчабыз артында гына 15 гектарлы урманыбыз бар. 1958 елда утыртылды. Без ярдәм иттек. Кемнәр катнашты, шулар турында язма материал тупладым. “Бабамнар урманы” дип йөртәбез аны. Утыртып үстергән бабайлар барысы да мәрхүм инде, әмма аларның бу изге гамәлләре турында балалары, оныклары яхшы белә.
– Күп эшләрне мәктәптә укытканда балалар катнашында башкаргансыздыр?
– Нәкъ шулай. Мәктәп коридорын бүлеп, бер бүлмә ясадык, үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында аерым-аерым стендлар эленде. Ләкин аларның барысы да иске мәктәп бинасында калды. Кызганыч, бу материаллар берсе дә яңа мәктәпкә күчерелмәде. Әкренләп юкка чыктылар.
– Урманда йөргәндә нинди сирәк үсемлекләрне очратканыгыз булды?
– Кызыл китапка кертелгән кошлар, үсемлекләр юк-юкта очрап тора. Аларны күбәйтү турында уйларга кирәк безгә. Андызны, мәсәлән, үзебез чәчеп үстердек. Актаныш
районының башка урынында барлыгын белмим, ә “Әнәк борынчыгы” дигән урманыбызда керпе гөмбә үсә. Ләкин ул бик аз. Керпе гөмбәдән тыш, андыз, сабан үләне, сарана ләлә, төз тәпичә, мәрҗән, мүк, бөртекле кыр суганы, күгәрчен күзе дигән сирәк үсемлекләр очрый анда. Табигать истәлеге дип игълан итү кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыккан идек. ТРның Кызыл китабына кертелгән үсемлек һәм хайваннарны саклау йөзеннән, Калинин исемендәге урманчылык хуҗалыгы җитәкчелегенә, 45 гектарга җиткән Әнәк урманының фәнни әһәмияткә ия икәнен раслап, хат юлладык. Әнәк урманында агач әзерләү, аулау, үсемлекләр җыюны катгый тыярга, карарны халыкка җиткерергә дигән документ эшләнде. Татарстан күләмендә әлеге карар игълан ителмәсә дә, җирлек өчен гамәлдә дип саныйм.
Актаныш районының әлегә кадәр басылып чыкмаган Кызыл китабына язмалар туплау да – 20 ел элек башланган эш. 176 битлек җыентыкның караламасы саргаеп, дөнья күрергә тилмереп ята. Рәсемнәренең төсле варианты бар.
Район җитәкчелеге әлеге китапны чыгаруга рөхсәтне 2008 елда бирә. Кадрия Рәис кызы аның караламасын Казанга алып барып, белгечләргә күрсәтә. Алынган киңәшләрдән соң, ул тагын да баетыла. Соңгы бүлеге өчен район газетасында бастырылган “Туган ягым – яшел бишек” дигән баш астындагы язмалар эзләп табыла. ТР Экология министрлыгында районнарда Кызыл китап чыгарылырга тиеш түгел дигән формадагы җавап кына туктатып калдыра. Еллар узды бит, бәлки бу фикер актуальлеген
югалткандыр. Кабат талпынып караганда ничек булыр иде икән!?
– Әлеге китапның басылмавына нык борчылгансыздыр инде?
– Мине китапның басылмавыннан да бигрәк, табигатьнең зыян күрүе ныграк борчый. Тургайлар кимеде. Басуларны агулау – сәбәпче. Бал кортларына да зыян сала агулау. 2006 елның 26 май көне бер дә онытылмый, бөтен авылыбыз белән агу эчендә калган идек. Бал кортлары үлеп бетте диярлек.
Мәҗитовлар яшәгән йорт шау чәчәкле гөлгә күмелгән. Ярты гектарга якын яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы өйләренең бусагасын атлап чыгуга ук башланып китә. 2.5 метр биеклеккә кадәр җитә торган роза чәчәген кызлары Казаннан алып кайтып утырткан.
– Монысы – кече оныгымның алмагачы. Монысы – олы улымның алмагачы. Илгизәнең алмагачын дуслык агачы дип атадык. Бер елны Сочига баргач, музейда булдык, төрле агачларны ялгап үстергәннәрен күрдем. Кызыгып кайттым. Алмагачыбызга ялгый-ялгый, бер төптән 12 төрле алма үстерәбез. Бик тәмле алмалар бирә, быел ял итә әле. Балан, чия, карлыган, виноградның уңышы күп, груша быел беренче тапкыр җимеш бирергә тора. Яшел виноградның бер-бер тәлгәше 750-800 граммга җитте. Карлыган үсентеләрен сорап килүчеләр күп. Умарта асрыйбыз. 45 умартага җиткән еллар булды. Хәзер нык кына кимеде, ләкин ишәйтергә тырышабыз. “Мулланур, чүп үстерми торган җиләк үсентесен безгә дә бир әле”, – дип сорыйлар. “Ярар-ярар, килерсең, кәтмәнеңне тотып”, – дим, көлешәбез.
– Корткыч бөҗәкләрдән ничек арындырасыз?
– Үсемлекләрне агулаганым юк, сарымсак төнәтмәсе яки сазлыклы урыннарда үсә торган аксыргак үсентесенең яфрак-тамыр төнәтмәсен кулланам. Сак булырга кирәк, агулы үсемлек ул. Иртә язда бакыр купорасы белән эшкәрттем.
– Юкә агачында нинди кош ул?
– Быел кыргый күгәрчен ияләште безгә, карт юкә агачының ботагына очып килеп кунаклый. Кызыл китапка кертелгән кош бу. Юкә агачларыбыз миннән дә өлкәнрәк яшьтә. Чәчәкләрен җыябыз, Умарта күче шунда сарый. Инде менә Кызыл китапка кергән кошлар үзләре безне эзләп килә башлады.
Мәҗитовларның ихатасында урман хәзинәсен табу кыен түгел. Болыннан алып кайткан мәтрүшкә, каен җиләге шаулап үсә. Сливаларына күз тимәсен. Кара карлыган, кызыл карлыган, кура җиләге, сарымсак, чөгендер, кыяр, суган, помидор – боларын санап та бетермәле түгел.
Тәхия Тимер кызы Мәҗитова – физика-математика, сызым укытучысы, лаеклы ялда. Биолог янәшәсендә яшәп, ул да оста бакчачыга әйләнеп беткән. Балалары югары белем үзләштергәндә мәдәният юнәлешен сайлаган. Икесе дә Чаллыда, Илгизә халыклар дуслыгы клубында, Илгиз “Чулпан иминиятләштерү” компаниясендә эшли. Алар да бакча ярата, атна саен кайтып, әти-әниләренә булышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев