Актаныш

Күз яшьләре

Мин гомерем буе әнием-әтием белән яши алмаячагымны аңладым. Тик күңелем... Күңелем әллә ни эшли... Моңсу миңа. Бик моңсу... Менә яңа гына гаиләмнән аерылып чыгып киттем. Күңел инде кабат шунда тарта. Әтием, әнием, сеңелләрем һаман күз алдымда. Хәзер мин буш бүлмәдә япа-ялгызым ятам. Япа-ялгызым... мендәр һәм күктәге ай гына сердәш. Мин...

Мин гомерем буе әнием-әтием белән яши алмаячагымны аңладым. Тик күңелем... Күңелем әллә ни эшли... Моңсу миңа. Бик моңсу... Менә яңа гына гаиләмнән аерылып чыгып киттем. Күңел инде кабат шунда тарта. Әтием, әнием, сеңелләрем һаман күз алдымда. Хәзер мин буш бүлмәдә япа-ялгызым ятам. Япа-ялгызым... мендәр һәм күктәге ай гына сердәш. Мин дә һәм ай гына. Ай да моңсу. Хәзер генә моңсумы, әллә мин аны яңарак кына сиздемме? Кеше шулай бит ул: үзе шат булса, башкаларны да шат итеп күрә: моңсу булса- моңсу. Миндә дә шул ук хәл. Ничек кенә бөтерелсәм дә, сырпалансам да, булмый. Күздән менә чыгам - менә чыгам дип торган күз яшьләре үрти. Мин еларга сабый бала түгел бит. Тормыш сынау өчен нинди генә бирем бирми. Тешне кысып булса да түзәм. Тик... Менә бер тамчы күз яше бит буйлап агып китте. Аның артыннан икенчесе, өченчесе. Ярар, елыйм әле, елыйм әле бер, эчемдәге бар борчулар юкка чыгар. Мендәремне кочакладым да чишмә агыздым. Күңелем тынычланды. Эх, күз яшьләре, ярый да сез бар әле дөньяда. Сез булмасагыз, адәм баласы үзенең шатлыгын, борчуын күрсәтә алмас иде. Хе, сагынган икән, имеш, диярләр берәүләр. Тиккә вакыт әрәм итеп ятаргамы?! Чү, әллә сезгә дә танышмы ул күз яшьләре? Ләкин алар шатлыктан, куанычтан гына булсыннар. Кулыма каләм алдым да, шушы кичерешләремне язарга булдым. Аптырама, кеше, синең белән дә бу хәл булгандыр, һичшиксез, булгандыр.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: