Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Көзге боз аяусыз: Күршедәге Илеш районында бала суга баткан

Башкортстанның Илеш районы Игъмәт авылында 6 яшьлек бала буада батып һәлак булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм төбәктәге Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, малай буа янында уйнап йөргәндә юка боз катламы ярылып, бала су астына китә. Кызганыч, ата-анасына баланың җансыз гәүдәсен генә судан чыгарырга туры килә. Әлегә тикшерү эшләре бара.

Балаларның каникуллары дәвам итә, хөрмәтле әти-әниләр, саклык кагыйдәләрен өйдә һәрвакыт искә төшерегез. Мондый аяныч хәлләр башка кабатланмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев