Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КӘЗКӘЙДӘ- ЧАНА БӘЙРӘМЕ

Бүген Кәзкәй авылында “Җилдән җитез чаналар” дип исемләнгән чана бәйрәме уза.

Сөн бу ярындагы биек таудан шуып катнашучылар кемнең чанасы тизрәк һәм ераккарак барып җитүен күрсәтергә тиеш. 

Тимер табанлы чаналарны  заманча тюбинглар алыштырган. Балалар җилем түгәрәкнең җаен белгәннәр,  рәхәтләнеп ятып узышалар, җилдән җитезрәк җилдерәләр генә.

Тау башына хәйран катнашучы җыелган. Һәрбер уенчы бәйгедә осталыгын аерым күрсәтә. 

Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Шулай ук башка күңелле уеннар оештырылачак. Кайнар коймак белән чәй, учакта пешкән пылау белән дә сыйланырга, җылынырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев