Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кәзкәйдә “Чана бәйрәме” узды

4 гыйнвар көнне Кәзкәй авылында “Чана бәйрәме” узды.

Шушы авылда яшәүче Ренат Нурлыев тарафыннан икенче ел рәттән оештырылган әлеге күңелле чарада авылдашлары гына түгел, Актаныштан, күрше авыллардан, хәтта Башкортстаннан да катнашучылар бар иде. Бәйрәмгә килгән һәр кешегә кайнар чәй, яңа пешкән коймак белән сыйлану мөмкинлеге оештырылган иде. Балалар гына түгел, өлкәннәрдә уеннарда бик теләп катнашты. 

Җырчы - якташларыбыз – Дәниф Шәрәфетдинов, Ринас Әхмәтов дәртле җырлары белән бәйрәм кәефен өстәде.  

Бәйрәмнән халык яхшы кәеф, күтәренке күңел, оештыручыларга рәхмәт хисләре белән таралышты. Кәзкәй авылындагы әлеге искиткеч шәп тауга шуарга килергә барыгызны да чакырып калабыз. Килегез, шуыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев