Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Лачын”га – яңа автобус

"Лачын" балалар-яшүсмерләр мәктәбенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов НефАЗ автобусы ачкычларын тапшырды. Мондый зур бүләккә барысы 11 мәктәп ия булды. "Без барыбыз да хоккей яратабыз, әмма аны һәркем үзенчә ярата. Безнең хоккей командалары, бигрәк тә, "Ак Барс" һәм "Нефтехимик" командаларының уңышларына балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә нигез салынырга тиеш", - дип билгеләп үтте...

"Лачын" балалар-яшүсмерләр мәктәбенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов НефАЗ автобусы ачкычларын тапшырды. Мондый зур бүләккә барысы 11 мәктәп ия булды.
"Без барыбыз да хоккей яратабыз, әмма аны һәркем үзенчә ярата. Безнең хоккей командалары, бигрәк тә, "Ак Барс" һәм "Нефтехимик" командаларының уңышларына балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә нигез салынырга тиеш", - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Яңа автобуслар республикабыз спортчыларына күчмә ярышларда һәм уку-тренировка җыеннарында катнашу мөмкинлеге булдыру, шулай ук, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренең матди-техник базаларын ныгыту максатыннан тапшырылды.
"Бу автобусны без күптән көтә идек инде. Ярышларга моңарчы икешәр автобус белән йөргән чаклар күп булды, чөнки хоккейчыларның багажлары гаять зур һәм авыр, бер автобуска гына сыешып бетә алмый идек. Яңа НефАЗ 44 урынга исәпләнгән, куркынычсызлык ягыннан ышанычлы. Республика җитәкчелегенә рәхмәтебез зур", - дип, шатлык-сөенечләре белән уртаклашты "Лачын" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Фирдәвес Әхмәтов.
Мәктәпләр хоккей формасы һәм спорт кирәк-яраклары өчен сертификатлы да булдылар. ТР Хоккей федерациясе президенты, "Ак Барс" хоккей клубы президенты Шәфәгать Тәхаутдинов, хоккей формалары һәм спорт кирәк-яраклары алу өчен, 30га якын спорт мәктәбе җитәкчеләренә сертификатлар тапшырды. Безнең "Лачын" спорт мәктәбе дә 20 хоккейчыга уен формасы һәм ике капкачыга тулы комплект киемнәр белән тулыланачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев