Актаныш

Һәлакәт: "КамАЗ" җиңел машинаны сыткан (+ФОТО)

Казанның Тихорецк урамында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган: 12 нче модель "Лада" автомобиле торба төялгән "КамАЗ" машинасы белән бәрелешкән. - Җиңел машина каршы як полосага "очып" чыкты да, "КамАЗ"га килеп сыланды, - һәлакәтнең шаһитлары. - "Лада"ның йөртүчесен тиз арада хастаханәгә алып киттеләр. Һәлакәт аркасында әлеге йөртүченең генә сәламәтлегенә зыян килгән. Юл-транспорт...

Казанның Тихорецк урамында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган: 12 нче модель "Лада" автомобиле торба төялгән "КамАЗ" машинасы белән бәрелешкән.
- Җиңел машина каршы як полосага "очып" чыкты да, "КамАЗ"га килеп сыланды, - һәлакәтнең шаһитлары. - "Лада"ның йөртүчесен тиз арада хастаханәгә алып киттеләр.
Һәлакәт аркасында әлеге йөртүченең генә сәламәтлегенә зыян килгән. Юл-транспорт һәлакәте урынынаа 9 кеше, 3 берәмлек техника, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 5 кеше һәм 1 техника җәлеп ителгән.
Әлеге факт буенча тикшерү дәвам итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: