Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҺӘЛАКӘТ: карлы көннең чираттагы корбаннары...

Бүген көндез, 12628 сәгатьтә, Казан - Оренбург трассасының 94 нче чакрымында (Алексеевск районы биләмәсендә) юл-транспорт һәлакәте булган: ВАЗ-2107 һәм тагылма арбалы МАЗ машиналары бәрелешкән. ЮХИДИ хезмәткәрләренең беренчел фаразлары буенча, "Жигули" белән идарә итүче 81 яшьлек карт, куркынычсыз булуына инанмый торып, икенчел юлдан төп юлга чыга. Ә ул вакытта төп юлдан...

Бүген көндез, 12628 сәгатьтә, Казан - Оренбург трассасының 94 нче чакрымында (Алексеевск районы биләмәсендә) юл-транспорт һәлакәте булган: ВАЗ-2107 һәм тагылма арбалы МАЗ машиналары бәрелешкән.
ЮХИДИ хезмәткәрләренең беренчел фаразлары буенча, "Жигули" белән идарә итүче 81 яшьлек карт, куркынычсыз булуына инанмый торып, икенчел юлдан төп юлга чыга. Ә ул вакытта төп юлдан килүче йөк машинасы тиз генә туктап өлгерә алмый - җиңел автомобильнең сул ягына килеп бәрелә.
Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүче һәм аның пассажиры - 75 яшьлек хатын-кыз урында ук вафат була. Тагын бер пассажир - 66 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатыла.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55598-alekseevsk-rayonyinda-һәlakәt-karlyi-kөnneң-chirattagyi-korbannaryi-%20foto.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев