Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һәлакәттән соң ана: "Кая ашыктың, балам?.." (+фотолар)

11 ноябрьдә, Балтач - Шәмәрдән автомобиль юлының 9 нчы чакрымында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтенең азагы аяныч тәмамлануы хакында хәбәр ителгән иде. Беренчел фаразлар буенча, "Рено Клио" белән идарә итүче 1968 елгы хатын-кыз куркынычсыз булган тизлек режимын арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ-2112" автомобиленә бәрелә. "Рено" машинасын йөртүче хатын-кыз...

11 ноябрьдә, Балтач - Шәмәрдән автомобиль юлының 9 нчы чакрымында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтенең азагы аяныч тәмамлануы хакында хәбәр ителгән иде.
Беренчел фаразлар буенча, "Рено Клио" белән идарә итүче 1968 елгы хатын-кыз куркынычсыз булган тизлек режимын арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ-2112" автомобиленә бәрелә. "Рено" машинасын йөртүче хатын-кыз һәлакәт урынында ук вафат була.
Кагыйдә бозучы машинаның алгы күчәрләренә кышкы, ә артларына җәйге тәгәрмәч куелган була. Соңрак ачыкланганча, Кукмара районыннан булган ханым Казан хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән икән.Эшкә машинасы белән үзе рүльдә йөри торган була.
Фаҗига булган җирдә әйләнгән машина янында өзгәләнеп йөргән әни кешенең: "Балам, син кая ашыктың соң?" дигән соравына гына җавап биреп булмас шул инде...
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50865-һәlakәttәn-soң-ana-kaya-ashyiktyiң-balam?-%20fotolar.html
Фото:baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев