Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ландыш Нигъмәтҗанова: "Онлайн уку — әти-әниләрнең башын катыру"

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова онлайн укуга карашын һәм заманында сыер да савуын, каймаклар да чыгаруын җиткерде. Кызы Ләйләне Казанның 2нче гимназиясенә биргән.

Бу хакта ул "Сабантуй" журналы оештырган туры элемтә барышында әйтте.

"Балаларыгызга гаджетлар бирәсезме?" дигән сорауга Ландышның җавабы мондыйрак:
 

"Әлеге мәсьәләне һәр әти-әни үзе хәл итә. Менә мин бирмим. Аларның телефоннары да юк. Әнвәргә укыр өчен генә бирдек. Онлайн уку — уку түгел инде. Әти-әниләрнең башын катыру гына. Бала мәктәпкә барырга, кеше белән аралашырга тиеш. Балаларны эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк. Без бергә эшлибез, бергә ашыйбыз. Авылда эш бар. Мин балачакта авылга кунакка кайтканда сыер бар иде. Сыер саудык, каймаклар чыгардык. Хәзер авылда сыер да табып булмый. Авылда да интернет".

- Балалар белән өйдә шөгыльләнәсезме?

- Ләйлә үзе өйрәнде, аның белән бик шөгыльләнмәдек. Утырды да укый башлады. Теләге көчле булганга күрә шулайдыр. Теләгең булса, әллә нинди биеклекләргә ирешеп була. Иң мөһиме, теләк булсын. Малайлар белән утырабыз, Гомәр хәрефләрне белә инде, укырга тырыша...

Shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев