Актаныш

Әле ярый, син бар, әни!

- Юлымда әни очрамаган булса, мин әллә кайчан үлә идем инде. Авылдагы яшьләр мине юри эчереп, пычракларда ауната башлаганнар иде, - дип каршы алды безне Айдар. Үзе зур хөрмәт хисләре белән опекуны Әлфия апа Мәһәдиевага төбәлде. Яшь аралары әллә ни күпкә дә охшамаган, ә үзе әни дип әйтә, дип уйлаганымны...

- Юлымда әни очрамаган булса, мин әллә кайчан үлә идем инде. Авылдагы яшьләр мине юри эчереп, пычракларда ауната башлаганнар иде, - дип каршы алды безне Айдар. Үзе зур хөрмәт хисләре белән опекуны Әлфия апа Мәһәдиевага төбәлде.
Яшь аралары әллә ни күпкә дә охшамаган, ә үзе әни дип әйтә, дип уйлаганымны сизгәндәй, Әлфия апа: "Яклаучысы, тәрбияләүчесе булгач, миңа "әни" дип дәшә инде ул. Әйтсен әйдә, яше булса да, акылы һаман балаларныкы кебек әле аның", - дип елмайды.
Әлфия апа да, Айдар да Аеш авылыннан. Кечкенә вакытларында хәтта күршеләр дә булып яшәгәннәр.
- Айдарның әтисе Нәҗип абый да, әнисе Мәймүнә апа да бик яхшы кешеләр иде, урыннары җәннәттә булсын. Ике абыйсы да бик кешелекле, - ди Әлфия апа.
Ә инде аның ничек итеп Айдарның опекуны булуы хакында бераз соңрак. Чөнки Әлфия апаның тормыш юлына бераз туктамасам, язмам тулы булмас иде.
Язмышның ачы камчысы кызны кечкенәдән үк каезлый башлый. Әтиләре өч баласын ятим, тормыш иптәшен сыңар канат белән калдырып, бик яшьли вафат була. Әниләре балаларын кеше арасында ким-хур итмәс өчен көнне-төнгә ялгап эшли.
- Ятимлек ачысы бик авыр. Кечкенәдән шул хәсрәтне татып үстек. Әтиле балаларга кызыгып үтте гомеребез, - ди ул.
Үсеп, буй җиткереп, үз тормышын коргач та, сынау арты сынау килеп кенә тора. Бер-бер артлы өч баласы туып, аларның исән-сау үсүләренә сөенеп кенә яшәгәндә, 1992 елда тормыш иптәше белән юллары аерыла. Өч баласын кочаклап ялгыз кала Әлфия апа.
- Ул вакытта кечкенәсе укырга да кермәгән иде әле. Балаларны кеше итим дип, көн-төн эшләдем. Сыер да саудым, сарык та карадым, ындыр табагында да эшләдем.
Ялгызлыкка күнегә башлап, балалар да үсә инде дип, сөенеп кенә йөргәндә, 2004 елда коточкыч вакыйга була. Әлфия апа янгыннан балаларын көч-хәл белән коткарып, бернәрсәсез, урам уртасында басып кала.
- Янгынны лапастан чыккан диделәр. Күршеләргә дә ут капты. Андый куркыныч, көчле янгынның Аеш авылында булганы юк иде. Ике капка баганасы гына утырып калды, - дип искә ала ул шомлы көнне героем.
Ярый әле, шушы кайгы-хәсрәте белән аны ялгыз калдырмыйлар. Авылдашларының кайсы - кием, кайсы - ризык, кайсы акча белән ярдәм итә.
- Авылдашларыма, авыл җирлеге башлыгы Илдус Закировка, хуҗалык җитәкчесе Дамир Җәлиловка нык рәхмәтлемен, - ди Әлфия апа. - Янгыннан соң, кая барырга белмичә, өч баламны кочаклап, тилмереп басып торганда, Дамир Җәлилов белән Илдус Закиров мине чакырып алдылар. Безне кайда яшәтергә дип уйланып торганнан соң, яңа йорт салып чыкканчы Айдар Сәлимовларда яшәп тормыйсызмы, диделәр. Мин риза булдым. Әти-әниләре вафат булганнан соң Айдар үзе генә яши иде. Шулай итеп, бер өйдә яши башладык. Абыйлары да каршы килмәде.
Хатын-кыз кулы күптәннән тимәгән йорт, әлбәттә, колач җәеп каршы алмый аларны. Бар җирдә тәртипсезлек, пычраклык хөкем сөрә. Чөнки олигофрения белән авыручы Айдар ашарга да үзе әзерләп ашый алмый, җыештыру турында әйтеп тә торасы түгел.
- Без ул йортта тора башлаганда, Айдарга карарга да куркыныч иде. Чәчләре, тырнаклары җиткән, өсте-башы пычрак. Үзе тәртипсез юлга баскан иде. Җайлап-көйләп, ачуланып, мин аны начар гадәтләреннән арындырдым. Эчүен дә, тәмәке тартуын да ташлаттым.
Хуҗалык, авыл халкы ярдәме, үзләренең тырышлыклары нәтиҗәсендә 2007 елда яңа йорт җиткерә Әлфия апа. Яңа йортка чыкканда Айдарны да үзләреннән калдырмыйлар.
- Мин аны бик кызганам. Күңеле яхшы аның. Кеше сүзенә тиз ышана. Тагын начар юлга басар, кешелектән чыгар дип курыктым. Шуның өчен, балалар белән киңәшләштек тә, аны да үзебез белән алып чыктык.
Хәзер инде Айдар аларның гаилә әгъзасына әйләнгән дисәк тә, ялгыш булмас. Әлфия апаның балалары да, оныклары да аны үз итеп торалар. Әз генә күз уңыннан югалса да, эзли башлыйлар. Айдар җаны-тәне белән авылга гашыйк. Абыйсы Тимерҗан Чаллыга, үзе янына алып киткәч тә, анда яши алмаган. Чыгып китеп, адашып, кайта алмыйча йөргән. Ә Аешта аңа һәр нәрсә таныш һәм якын. Әлфия апа янында кайнашып, вакытның ничек үткәнен дә сизми яши ул. Җәйләрен кош-корт караша, бакчада эшләшә. Табиблар да: "Эшлисе килә икән, тыймагыз, физик хәрәкәт аның өчен файдалы гына", - дигәннәр. Аеруча Сабантуй, Яңа ел бәйрәмнәрен ярата ул.
- Рәхмәт әнигә, мине бәйрәмнәргә чыгара. Анда уеннарга катнашып, әнигә бүләкләр дә алып кайтам, -ди Айдар. - Әнинең балалары да бик әйбәтләр. Мине хөрмәт итәләр. Әни берәр җиргә китсә, ашарга пешереп ашаталар, керләремне юалар.
- Бер-беребезгә ияләштек инде. Үземнең гомерем барда Айдарны карыйм. Баштарак акчасы өчен карый диючеләр дә булды. Ул сүзләрне бик авыр кабул иттем. Айдарның пенсия акчасы үзенә китеп бара. Аны ашатырга да, киендерергә дә кирәк. Ел саен ул пенсия акчаларын нәрсәгә тотуыбыз хакында хисап та бирәбез әле, - ди Әлфия апа, ачынып.
- Без опекуннарның өйләрендә гел булабыз. Алар белән аралашып торабыз. Кайчан килсәк тә, Айдарның йөзе көлеп тора. Әгәр дә Әлфия апалар тарафыннан җылы мөгамәлә булмаса, Айдар аны әйтер иде. Шушындый олы йөрәкле опекуннарыбыз күбрәк булсын иде дип телибез, - ди районның опека һәм попечительлек бүлегенең әйдәүче белгече Альбина Фазлыева.
- Мин әнигә озын гомер телим, ул булса, мин дә яшим әле. Тиздән Яңа ел җитә, шунда чыгачакмын, - дип, балаларча сөенеп озатып калды безне Айдар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: