Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Легендар әбекәй

Авыр елларда Шәйхиевләр гаиләсендәге 9 баланың нибары өчесе генә исән кала: Наилә, Наҗия һәм Нәкыя. Өч бертуган кыз, дус-тату эшчән булып үсә.

Авылда VII сыйныфны тәмамлаган апалары колхоз эшенә алына, ә сеңелләре Нәкыяне, мәктәпне тәмамлагач, ничек кенә булса да алга таба белем алырга үгетлиләр. Шулай итеп, авылдашы Мөнирә белән Нәкыя Алабугадагы китапханәчеләр әзерли торган техникумга укырга керә. Тормыш авыр булса да, туган авыл сагындырса да, кызлар тырышып укый. Өч ел сизелми дә үтеп китә һәм яшь белгечкә күз күрмәгән, колак ишетмәгән Актаныш районына эшкә юллама тоттыралар. Чаллыда пароходка утырып, юлга чыга Нәкыя. Такта чемоданын тотып, Әҗәкүл пристанендә төшеп кала, ә район үзәгенә тагын 5 чакрым чамасы җәяү атлыйсы әле. Чаллыдан бергә кайткан юлдаш әби аны үзе белән ияртә һәм өендә төн кундыра. Иртәнге сәгатьтә район мәдәният бүлегенә килүгә, яшь белгечне балалар китапханәсе мөдире итеп билгелиләр. Шулай итеп, 1951 елның 1 августында Нәкыя китапханәче буларак хезмәт юлын башлап җибәрә. Пионерлар йортының бер почмагында урнашкан кечкенә генә китапханәдә ул җиң сызганып эшкә керешә. Әти-әниләре, әбиләре белән китапханәгә килүче балаларның саны көннән-көн арта. Яшь китапханәче аларны яңа китаплар белән таныштыра, мавыктыргыч әкиятләр сөйли, шуның белән балаларның күңелен яулый. Бераз вакыт үтүгә, район җитәкчелеге китапханә өчен аерым бина төзү турында карар кабул итә. Бу эшне башкару китапханә мөдиренә йөкләнә, һәм ул башкорт ягында агач кистерергә, аны Агыйдел елгасыннан сал белән кайтартырга, район үзәгенә ташытырга һәм йорт салдырырга тиеш була. Яшь булуына карамастан, әлеге эшләрнең барысын да башкарып чыга ала ул.

Туган ягын, әти-әнисен, бертуган апаларын сагынуыннан, бер ел эшләрмен дә авылыма кайтып китәрмен дип хыялланган әниебез тулысынча эшкә чума, ә 1953 елның җәендә Сөнгать Кәрамовка кияүгә чыгып, Актанышта төпләнеп кала. 

1978 елда Актанышта үзәкләштерелгән китапханәләр системасы төзелә һәм Нәкыя Хаҗи кызы аның директоры итеп билгеләнә. Эш тагын да арта, чөнки 18 хезмәткәрдән торган район үзәк китапханәсеннән тыш, әлеге системага 40тан артык авыл китапханәсе дә кертелә. Авыл китапханәләре мөдирләре өчен семинарлар үткәрү, аларны заманча эш алымнары белән таныштыру, кирәкле күрсәтмәләр бирү өчен, үз белемен даими арттырып, яңалыклар белән кызыксынып  торырга туры килә. 

Шулай итеп, 1951 елда башланып киткән хезмәт юлы 1981 елга кадәр, Нәкыя Кәрамова биш бала анасы буларак 50 яшендә лаеклы ялга чыкканчы дәвам итә.

Бүгенге көндә 11 оныгы, 18 оныкчыгы өчен легендар әбекәй ул. Әле хәзер дә гаилә бәйрәмнәрендә, җәйге ялларда барчабыз бергә нигез йортта җыелгач, шул сабыйларга  Тукайның  “Шүрәле”  яки “Су анасы”  әкиятләрен яттан сөйләп, аларны таң калдыра.

Гаҗәп бит, әниебезнең китапка багышланган гомере – үзе  бер китап күк. Озын гомерле булу үзе бер бәхет булса, элеккеге хезмәттәшләреңнең, күршеләреңнең, балаларыңның, оныкларың һәм оныкчыкларыңның игелеген күреп, алар белән аралашып яшәү тагын да зур куаныч дип саный ул. Озын гомернең сере дә шундадыр дип уйлап куясың, аңа карап.

 

Кадрия КӘРАМОВА-ФӘТХУЛЛОВА,

 КФУ доценты.               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев