Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Лего-конструктор – безнең иң яраткан уеныбыз

Актаныш №2 "Ромашка" балалар бакчасында һәрвакытта чаралар, конкурслар оештырылып килә. Менә күптән түгел "Лего-конструторлар" атналыгы булып узды.10 көн дәвамында барган бу чарада һәр эш планлаштырып куелган. Лего-конструкторларны һәр белем эшчәнлегендә, режим моментларында кулландылар. Ункөнлек дәвамында ата-аналар өчен әңгәмәләр оештырылды, консультацияләр үткәрелде, "Иң оста төзүче гаилә"дип исемләнгән бәйге исә барлык гаиләләр...

Актаныш №2 "Ромашка" балалар бакчасында һәрвакытта чаралар, конкурслар оештырылып килә. Менә күптән түгел "Лего-конструторлар" атналыгы булып узды.10 көн дәвамында барган бу чарада һәр эш планлаштырып куелган. Лего-конструкторларны һәр белем эшчәнлегендә, режим моментларында кулландылар.
Ункөнлек дәвамында ата-аналар өчен әңгәмәләр оештырылды, консультацияләр үткәрелде, "Иң оста төзүче гаилә"дип исемләнгән бәйге исә барлык гаиләләр дә көч сынашты.
Тәрбияче апабыз Альбина Мөдәрис кызы Хабибуллина конкурның нигезләмәсе белән таныштырганнан соң сөенеп эшлибез дип кайтып киттек. Эшләнгән эшләрне бакчага китерә бардык. Кабул итү бүлмәсе "төзелеш оешмасын" хәтерләтте.
Корымаларның эчтәлегенә, техник катлаулыгына, бизәлешнең эстетикалы булуына, идеяләрнең оригинальлегенә, матурлыгына, зәвыклылыгына, төрлелегенә игътибар итеп безнең кечкенәләр төркемендә урыннар билгеләнде:
1 урын - Гайнановлар гаиләсенә (Гайнанова Камилә "Зоопаркта кунакта" эше белән)
2 урын - Рахимовлар гаиләсе ( Рахимова Диләрә "Су асты патшалыгы", "Бакчада ял итәбез" эшләре белән)
3 урынга - калган барлык гаиләләр: Галиевлар, Гимадиевлар, Фардиевлар, Салимовлар, Салихзяновлар, Мирзаяновлар, Зайдуллиннар, Ситдиковлар, Магдановлар, Насыровлар, Арслановлар, Мингазовлар.
Бакчада шушы чараны оештырып безне кечкенә чагыбызга кайтарганнары өчен бакча җитәкчелегенә рәхмәтебез зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев